Чирмешәнлеләргә-якташлардан теләкләр: эт елы “тешләмәсен”, уңышлар гына алып килсен
Яңа ел балалар өчен генә түгел, зур кешеләргә дә ниндидер бер сихри бәйрәм. Без могҗизаларга өметләнәбез, үзгәрешләр, яңалык көтәбез, бер-беребезгә изге теләкләр телибез. Бу уңайдан кайбер газета укучыларыбызның да теләкләрен белергә булдык.
Мохтар Әскаров (Кара Чишмә): - Аллага шөкер, әтәч елы матур гына үтеп бара. Быел улыбыз 9нчы классны тәмамлап...