Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләрнең Яңа елга теләкләре

2017нче - Әтәч елы килә. Гадәттә, без бу көннәрдә киләчәккә планнар корабыз, бер-беребезгә изге теләкләр телибез. Газета укучыларыбызның теләкләре нинди икән. Сорашуыбыз шул хакта. Сиринә Әхмәдулли­на (Чирмешән): -Иң элек илләребездә тынычлык булсын. Һәркемгә сә­ламәтлек, бәхетле көннәр, хыялларның тормышка ашуын телим. Барчабызга яраткан эшендә хезмәт куярга насыйп булсын. Ирина Петрякова (Лагерка):...

2017нче - Әтәч елы килә. Гадәттә, без бу көннәрдә киләчәккә планнар корабыз, бер-беребезгә изге теләкләр телибез. Газета укучыларыбызның теләкләре нинди икән. Сорашуыбыз шул хакта.

Сиринә Әхмәдулли­на (Чирмешән): -Иң элек илләребездә тынычлык булсын. Һәркемгә сә­ламәтлек, бәхетле көннәр, хыялларның тормышка ашуын телим. Барчабызга яраткан эшендә хезмәт куярга насыйп булсын.
Ирина Петрякова (Лагерка): -Барлык кешеләргә дә сәламәтлек телим, саулык - иң зур байлык. Эшләребез уңышлы барсын, балаларыбыз куандырып кына торсын. Киләсе елда кызыбыз техникумны тәмамлый. Уку йортлары тәмамлаучыларга кулларына диплом алып, яхшы эшкә урнашырга, теләүчеләргә укуларын дәвам итәргә язсын.
Резеда Гыйрфанова (Утыз Имән): -Хәерле сәгатьтә, имин еллар килсен. Бар халыкка да сәламәтлек, байлык телим. Парсызлар тиң ярларын тапсын, гаиләлеләр тату яшәсен. Үткән ел улыбызны өйләндердек, уллары-кызлары җиткән башка гаиләләргә дә шундый шатлыклы мәшәкатьләр кичерергә насыйп булсын.
Светлана Зубова (Шеш­минка): -Яңа елны ничек каршыласаң, ул шулай үтәр, дигән әйтем бар халыкта. Һәрбарчабызны күңелле вакыйгалар гына көтеп торсын, балаларыбыз яхшы хәбәрләр генә җиткерсен, сәламәт булыйк.
Фәрит Гыйльманов (Иске Үтәмеш): -Иң элек сәламәтлек кирәк, барыбыз да сау-сәламәт булыйк. Гаиләләребез тигез-тату яшәсен, балаларның шат авазы тынмасын. Акчалы эш урыннары, тынычлык булсын.
Фирүзә Садыйкова (Чумачка): -Балаларыбыз ятим булмасын, тату, тигез гаиләләрдә үссеннәр, хыяллары тормышка ашсын. Һәр яшь кеше үз парын табып гаилә корсын. Алла бирсә, 2017 елда иремә дә, үземә дә 50 яшь тула, туганнар янә бергә җыелабыз. Шундый шатлыклы вакыйгалар һәр гаиләдә кабатланып торсын, күкләребез аяз булсын, Ходай илдән аерым хәсрәтләр бирмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Яңа ел теләкләр