Бусагада инде өр-яңа ел,
Хәерлесе белән ул килсен.
Күңелләргә яңа ел карыдай
Аклык-сафлык бары тик иңсен.
Игелекләр елы булсын бу ел,
Изгелекләр эшләргә язсын.
Күңелләрдә йөргән уй-хыяллар
Тулысынча тик чынга ашсын.
Күк йөзебез мәңге аяз булсын,
Тыныч булсын тирә-юнебез.
Шатлык, бәхет, сөенечләр белән
Үтсен безнең һәрбер көнебез!
Зөһрә Кашапова.
Утыз...