Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнгә нәрсә җитми?

Район газетасы сайтында даими рәвештә сорашулар үткәрелә. Соңгы сорау "Чирмешәнгә нәрсә җитми?" дип куелган иде, аңа барлыгы 350 райондашыбыз җавап бирде. Шунысы кызыклы, сорашуда катнашучыларның 39 проценты районда заманча фикерләүче оешма җитәкчеләре җитми дип саный. Бу, билгеле, безнең җитәкчеләр начар дигән сүз түгел. Ләкин алар арасында киләчәкне уйлап, яшь кадрларны,...

Район газетасы сайтында даими рәвештә сорашулар үткәрелә. Соңгы сорау "Чирмешәнгә нәрсә җитми?" дип куелган иде, аңа барлыгы 350 райондашыбыз җавап бирде.

Шунысы кызыклы, сорашуда катнашучыларның 39 проценты районда заманча фикерләүче оешма җитәкчеләре җитми дип саный. Бу, билгеле, безнең җитәкчеләр начар дигән сүз түгел. Ләкин алар арасында киләчәкне уйлап, яшь кадрларны, оешма яки предприятиенең үсешен кайгыртып, перспективаны күздә тотып эшләүчеләр азрак булуын күрсәтә. Респондентларның 27 проценты - районга промышленность товарлары җитештерү предприятиеләре, 18 проценты сыйфатлы азык-төлек җитештерү цехлары кирәк дип уйлый. Тагын 6 процент балалар бакчасы җитәрлек түгел дигән фикердә. Ә 7 процент укучыбыз - материаль-техник базасы булган төзелеш оешмасы һәм 3 процент автостоянкалар кирәк дип тавыш биргән.
Район газетасы сайтында яңа сорашу дөнья күрде. Тавыш бирүчеләр бу юлы "Соңгы вакытта Чирмешән районында авыл хуҗалыгы тармагы еш тәнкыйтьләнә? Бу хәлдән ничек чыгарга?" дигән сорауга җавап эзлиләр. Авыл хуҗалыгы районында яшәгәнлектән, бу проблема берәүне дә битараф калдырмас дип уйлыйбыз. Сорашуда катнашырга ашыгыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан