Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәндә ярминкәләрне атна саен үткәрсәләр дә ярый

Район үзәгендә ике атнага бер тапкыр ярминкә оештыралар. Халык аңа күнекте дә. Ярминкәләрдә яшелчә, төрле ризык, кием - салым, тере мал, кош-корт, үсентеләр, кирәк - ярак сатыла, каядыр ерак барып йөрисе дә түгел. Сәүдә итүнең бу төре - искечә әйтсәк - базар кирәкме, аны үткәрү формасы, тәртибе сезгә ошыймы? Райондашларыбыз...

Район үзәгендә ике атнага бер тапкыр ярминкә оештыралар. Халык аңа күнекте дә. Ярминкәләрдә яшелчә, төрле ризык, кием - салым, тере мал, кош-корт, үсентеләр, кирәк - ярак сатыла, каядыр ерак барып йөрисе дә түгел.

Сәүдә итүнең бу төре - искечә әйтсәк - базар кирәкме, аны үткәрү формасы, тәртибе сезгә ошыймы? Райондашларыбыз фикерен белик әле.
Фиалка Носкова (Урманасты Үтәмеш): - Ярминкәне калдырган юк. Киләбез, карыйбыз, кирәк әйберләрне сатып алабыз. Минемчә, халык өчен бик уңай. Каядыр барып йөрисе түгел. Күңелең нәрсә тели, барысы да сатыла. Мин үзем яз - көз ярминкәдән үсентеләр сатып алам. Чәчәк үсентеләре күп була. Шуннан алып утыртам да, җәй буе бакчам чәчәктә була. Башкалар да, миннән күреп, аларны ярминкәдән ала башладылар. Аннан соң анда гел балык була. Кибетләр белән чагыштырганда, бәясе дә арзанрак.
Минвәгыйз Сәлахов (Чирмешән): - Ярминкәләр кирәк. Ике атна саен булса да, халык күп килә. Без, нигездә, мал, фураж белән кызыксынабыз. Әле бер бозауны да шуннан гына сатып алдык. Каядыр эзләп барасы юк. Сайлап алырга да мөмкин.
Фәридә Габшакирова (Иске Кади): - Район үзәгендәге ярминкәне калдырмаска тырышабыз, чөнки монда үзебезнең товарны - кош - корт тәкъдим итәбез. Билгеле, бу бик уңай. Райондашлар үзләре килеп, ошаганын сайлап алалар. Авыллар буенча йөрү түгел инде.
Әмин Әгъләмов (Әмир): - Ул ярминкәләрне атна саен үткәрсәләр дә яхшы булыр иде. Шәһәргә йөрисе түгел, бетен нәрсә бар. Мин 1962нче елны кул пычкысын Ташкенттан чемоданга бәйләп кайткан идем, шул гына да юк иде бит. Ә хәзер Чирмешәндәге ярминкәдә нәрсә кирәк, шуны табып була. Мин үзем ярминкәгә, товар алырга гына түгел, ә чордашларымны, танышларымны күрергә, алар белән бер очрашып сөйләшергә, дип тә барам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярминкәләр