Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Утыз Имәни мәчете өстендә - “изге нур”

Мәгълүм булганча, ноябрь аенда Чаллыда мәгърифәтче галим һәм дин әһеле, якташыбыз Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге мәчет ачылды. Шул бәйрәм вакытында бер танышым төшергән фотоларны Интернетта (www.cһelnу-izvest.ru) күргәч, исем-акылым китте. Ышанасызмы, Ходайның рәхмәте белән, мәчет өстенә Салават күпередәй "Изге Нур" төшкән. Тәкъбир әйткән вакытта алгы рәттә булганлыктан, бу искиткеч манзараны күрмичә...

Мәгълүм булганча, ноябрь аенда Чаллыда мәгърифәтче галим һәм дин әһеле, якташыбыз Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге мәчет ачылды.

Шул бәйрәм вакытында бер танышым төшергән фотоларны Интернетта (www.cһelnу-izvest.ru) күргәч, исем-акылым китте. Ышанасызмы, Ходайның рәхмәте белән, мәчет өстенә Салават күпередәй "Изге Нур" төшкән. Тәкъбир әйткән вакытта алгы рәттә булганлыктан, бу искиткеч манзараны күрмичә калганмын. Булмас димә, Аллаһы Тәгаләнең хикмәтләре күптер...
Шәһәребездә күренекле якташыбыз исемендәге мәчет ачу тантанасы бик истәлекле, тарихи вакыйга булды. Анда шушы Аллаһ йортын төзетүче һәм башлап йөрүче, Утыз Имән авылында туган, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины, "Камгэсэнергострой"ның директор урынбасары булып эшләгән якташыбыз - Татарстанның атказанган төзүчесе Салихҗан Гали улы Гайниев, мәчетнең имамы буларак, төп иганәче - финанс яктан ярдәм иткән "Еврогрупп" фирмасының генераль директоры Алексей Вячеславович Мироновка (керәшен кардәшебез, әнисе Альмира Фәрәхетдин кызы), бәйрәмгә килгән барлык кунакларга, җитәкчеләргә рәхмәтләрен ирештерде.
Фәнис Нуретдинов.
Яр Чаллы - Иске Кади.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет Утыз Имән мәктәбе

2
X