Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Традицион ислам” яки әһле суннә вәл-җәмәга

Мөселманнар арасында "традицион ислам" төшенчәсе каршылыклы. Кайберәүләр аны "татар исламы" дип аңлата, кемнәрдер кабул итә, бер төркем мөселманнар тәнкыйтьли. "Ислам ислам инде ул", диючеләр дә бар . Ләкин без дөнья буйлап кан кою, сугышлар барганда чын исламны секталардан аерыра белергә тиешбез. Традицион ислам, гомумиләштереп әйткәндә "әһле суннә вәл-җәмәга" дигәнне аңлата....

Мөселманнар арасында "традицион ислам" төшенчәсе каршылыклы. Кайберәүләр аны "татар исламы" дип аңлата, кемнәрдер кабул итә, бер төркем мөселманнар тәнкыйтьли. "Ислам ислам инде ул", диючеләр дә бар . Ләкин без дөнья буйлап кан кою, сугышлар барганда чын исламны секталардан аерыра белергә тиешбез.

Традицион ислам, гомумиләштереп әйткәндә "әһле суннә вәл-җәмәга" дигәнне аңлата. Тик моның мәгънәсен күпләр төшенеп бетерми. Әйе, ислам Коръәнгә, пәйгамбәребезнең сөннәтенә нигезләнә. Шул ук вакытта һәрбер халыкта исламның җирле үзенчәлекләре бар. Ул Төркиядә, гарәп илләрендә, Малайзиядә, гомумән, һәр илдә чагылыш таба. Бу күренеш Россия, шул исәптән татар мөселманнарында да бар. Ләкин дөреслектә "татар исламы" дип әйтү бик үк дөрес түгел дип санала.
Традицион ислам шулай ук сөнни ислам буларак кабул ителгән, ягъни бөтендөнья мөселманнарында гасырлар дәвамында күчеп килгән ислам мәгънәсендә. Сөнни ислам оригиналда "әһле суннә вәл-җәмәга" дигәнне аңлата. Әһле суннә вәл-җәмәга, ягъни сөннәт һәм тынычлык тарафдарлары. Сөннәт - пәйгамбәребез гадәте, ягъни традиция. Аны икенче төрле сөннәт буенча яшәү дип тә әйтәләр.
Бу урында Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров сүзләрен китерәсем килә. Ул хәзер бу төшенчәдә игътибар "ислам"нан "традицион" дигән сүзгә күчте дип саный. Шуның белән бәйле "Нинди соң ул традицион ислам? Ул кайчан башланды? Кайсы төбәккә карый?" кебек сораулар да туа. Монда традицион сүзенең пәйгамбәребез сөннәте мәгънәсендә килгәнен аңларга кирәк. Бу ниндидер яңа төшенчә түгел, хак исламны атаучы, безнең җирлеккә яраклаштырылган тәрҗемә генә. Гади кешегә әһле суннә вәл җәмәга дип әйтү шактый кыен, ә традицион ислам дигәч ул аның мәгънәсен аңлый.
Рамил хәзрәт Ибраһимов,
Чирмешән мәчете имамы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы дин мәчет