Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөбарәк Рәҗәб ае башланды!

1 февральдә кояш баеганнан соң, Рәҗәб ае башланды. Рәҗәб ае, Шәгъбан һәм Рамазан белән беррәттән, изге айларның берсе булып санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: “Рәҗәб – чәчү ае, Шәгъбән – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты”, – диелгән. Шул рәвешле, Рәҗәб Рамазанга якынайта торган рухи чистарынуның беренче баскычы булып тора.

Рәҗәб аенда Раббыбызның зур бәрәкәтләре белән тулган ике мөбарәк кичә бар.

3-4 февраль — Рәгаиб кичәсе. Өч изге айның беренчесе булган рәҗәб аеның 2-3нче көннәре. Бу кичәдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең атасы хәзрәти Габдуллаһ белән анасы хәзрәти Әминәнең никахлары булып, беренче тапкыр күрешкәннәр. Дини китаплардан күренүенчә, бу – Рәсүлулланың туачагы тәгаен билгеле булган кич.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Рәҗәб аеның беренче җомгасындагы кичне ваемсызлыкта үткәрмәгез. Чөнки бу кичне фәрештәләр Рәгаиб дип атады”, – дип хәбәр иткән.

27-28 февраль — Миграҗ кичәсе, рәҗәб аеның 26-27нче көннәре. Бөтен кешелек дөньясына рәхмәт һәм шәфкать итеп җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең җиде кат күккә, Аллаһы Тәгалә хозурына ашуы белән бәйле бәйрәм. Шушы кичәдә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезне Үзенең хозурына чакырып, үткән пәйгамбәрләр белән күрештереп, исәпсез хикмәт һәм олы могҗизалар күрсәтте. Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребезгә өч бүләк булды. Биш вакыт намаз уку бу кичәдә фарыз ителә. Ислам фәлсәфәсе буенча, бу кичәдә Коръәннең “Бакара” сүрәсенең 285-286нчы һәм “Исра” сүрәсенең 23-29нчы аятьләре иңгән. Пәйгамбәребезгә Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелде, ягъни Пәйгамбәребез Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләдән гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткаруны сораячак.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев