Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә тәрбияви фильмнар күрсәтәләр

Тәкәбберләнмә, көнчелектән арын, гөнаһ кылма, башка милләтләргә ихтирамлы бул... Районыбызның татар авылларында яшәүчеләр шушы мәсьәләләргә кагылышлы тәрбияви фильмнар карады. "Хикмәтләр дөньясында" сериясенә татар телендә 25шәр минутлы өч фильм кергән. Декабрь аенда аны Бәркәтә, Югары Кәминкә, Кармыш, Лашман, Түбән Кәминкә, Утыз Имән, Иске Үтәмеш, Туймәт, Чирмешән авыллары тамашачыларына күрсәттеләр. -Мөмкинлек булуга,...

Тәкәбберләнмә, көнчелектән арын, гөнаһ кылма, башка милләтләргә ихтирамлы бул... Районыбызның татар авылларында яшәүчеләр шушы мәсьәләләргә кагылышлы тәрбияви фильмнар карады.


"Хикмәтләр дөньясында" сериясенә татар телендә 25шәр минутлы өч фильм кергән. Декабрь аенда аны Бәркәтә, Югары Кәминкә, Кармыш, Лашман, Түбән Кәминкә, Утыз Имән, Иске Үтәмеш, Туймәт, Чирмешән авыллары тамашачыларына күрсәттеләр.

-Мөмкинлек булуга, үгет-нәсыйхәтле әлеге фильмнар белән башка авылларга да чыгачакбыз. Чирмешән мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов та дини эчтәлектәге сорауларга җавап биргәч, очрашулар кызыклы һәм файдалы уза,- ди район мәдәният йортының кинофильмнар планлау буенча методисты Тәнзилә Овсянникова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан фильм