Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә шәмаилләр күргәзмәсе ачылды

Чирмешән мәчетендә "Гаиләм шәмаиле" дип исемләнгән күргәзмә ачылган. Биредә Чирмешән һәм Лашман балаларының төрле материаллардан эшләнгән кырыкка якын иҗат эше урын алган. Күргәзмәдә катнашкан иң яшь рәссамга нибары өч яшь. Әминә Юнысовага әнисе дә ярдәм иткән, ләкин төп эшне ул үзе башкарган. Күргәзмәдә өлкәннәр дә катнашырга теләк белдергәннәр, якын арада...

Чирмешән мәчетендә "Гаиләм шәмаиле" дип исемләнгән күргәзмә ачылган. Биредә Чирмешән һәм Лашман балаларының төрле материаллардан эшләнгән кырыкка якын иҗат эше урын алган.

Күргәзмәдә катнашкан иң яшь рәссамга нибары өч яшь. Әминә Юнысовага әнисе дә ярдәм иткән, ләкин төп эшне ул үзе башкарган. Күргәзмәдә өлкәннәр дә катнашырга теләк белдергәннәр, якын арада алар эшен дә биредә күреп булачак.
Чирмешән мәчете имамы Хабир Ханов әйтүенчә, шәмаил ясау зур тырышлык, түземлек һәм вакыт сорый. Мәсәлән, бер шәмаил ясауга бер - ике атна вакыт китәргә мөмкин. Шәмаил ясауның үз кагыйдәләре дә бар икән.
Мәчеттә мондый күргәзмә дүртенче тапкыр оештырыла. Ел саен аңа нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләрне дә билгелиләр, барлык катнашучыларга бүләкләр дә тапшыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Күргәзмәләр шәмаил