Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә ике манаралы мәчет булачак

Район үзәгенең көньяк өлешендә мәчет төзеләчәге хакында газетада хәбәрләр булгалады инде. Аллаһының ярдәме белән бу изге эшебез дә урыныннан кузгалды, ниһаять. Себердә эшләүче ике бертуган эшмәкәр якташыбыз аны төзетү чыгымнарын тулысынча үзләре күтәрмәкче. Беренче эш итеп, элеккеге аэродром кырында шушы йорт өчен бүлеп бирелгән 90 сутый җир участогының тирә-ягы вакытлыча...

Район үзәгенең көньяк өлешендә мәчет төзеләчәге хакында газетада хәбәрләр булгалады инде. Аллаһының ярдәме белән бу изге эшебез дә урыныннан кузгалды, ниһаять. Себердә эшләүче ике бертуган эшмәкәр якташыбыз аны төзетү чыгымнарын тулысынча үзләре күтәрмәкче.

Беренче эш итеп, элеккеге аэродром кырында шушы йорт өчен бүлеп бирелгән 90 сутый җир участогының тирә-ягы вакытлыча тимер челтәр белән тотып алынды. Монда төзүчеләргә ашау-эчү һәм эш кораллары саклау өчен вагоннар да урнаштырдылар. Мәчетнең проектына заказ да бирелгән. Әгәр ниятләгәннәр барып чыкса, 150 кешегә исәпләнгән бина бик матур, ике манаралы, бер катлы, әмма подваллы булырга тиеш. Аның подвал өлешен быел ук күтәреп, нигезен "нольгә" чыгармакчылар.
Тиздән, шәт, төзелеш эшләренә керешерләр дә. Нигез ташын куюны халык белән намаз укып башларбыз дип торабыз. Киләчәктә монда эшләүче имам өчен йорт та кирәгәчәк. Анысын бәлки халык булышлыгы, садака акчасына башкарып чыгалмабызмы.
Бирелгән садакаларны, акчаларны туплау, исәп-хисап эшен алып бару өчен Шәүкәт Хәйруллин җаваплы итеп билгеләнде. Инде башланган шушы изге гамәлләребезне ахырына кадәр җиткерергә язсын.
Гомәр Шарапов.
Чирмешән.

Кадыйр Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет Чирмешән авылы