Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә иң яхшы азан әйтүчене ачыкладылар

Чирмешән мәчетендә иң яхшы азан әйтүчене ачыклаганнар. Район үзәгеннән 12 яшьлек Илсур Таһиров җиңүче дип танылган һәм зур стена сәгате белән бүләкләнгән. Бәйгедә районның төрле авылларыннан, хәтта Яңа Чишмәдән дә килүчеләр булган, барлыгы 45 кеше катнашкан. Иң яшь азан әйтүчегә - биш, иң өлкәненә 80 яшь. Ярышта аеруча Бәркәтә һәм...

Чирмешән мәчетендә иң яхшы азан әйтүчене ачыклаганнар. Район үзәгеннән 12 яшьлек Илсур Таһиров җиңүче дип танылган һәм зур стена сәгате белән бүләкләнгән.

Бәйгедә районның төрле авылларыннан, хәтта Яңа Чишмәдән дә килүчеләр булган, барлыгы 45 кеше катнашкан. Иң яшь азан әйтүчегә - биш, иң өлкәненә 80 яшь. Ярышта аеруча Бәркәтә һәм Түбән Кәминкә авылларында яшәүчеләр активлык күрсәткән.
Җиңүчеләрне дүрт төркемдә билгеләгәннәр. 7 яшькә кадәр балалар төркемендә Идрис Шәйдуллин (Чирмешән), Әбделхәким Хәсәнов (Яңа Чишмә), Әбделхәким Ханов (Чирмешән) җиңү яулаганнар.
8 - 15 яшьлекләр арасында Илсүр Таһиров (Чирмешән), Ленар Сөләйманов (Түбән Кәминкә), Габдрахман Мостафин (Түбән Кәминкә) беренче урын алганнар.
16 - 60 яшьлекләр арасында Радик Илалов (Кара Чишмә), Айрат Шәйхетдинов (Чирмешән), Илһам Икрамов (Чирмешән), Нәзир Миншин (Кармыш) азан әйтү осталыкларын күрсәтеп, җиңүчеләр дип танылганнар.
60 яшьтән олыраклар арасында Габдрәшит Галәүтдинов (Якты Тау), Мәүлет Нуруллин (Чумачка), Хафиз Гатин (Чирмешән), Солтан Хәлиуллинарга (Чирмешән) тиңнәр табылмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәчет азан