Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә гает намазы иртәнге 6да башлана

Әссәламегаләйкүм хөрмәтле чирмешәнлеләр! Сезне чын күңелдән киләсе бәйрәм белән котлыйм. Аллаһы барчагызга да Үзенең зур рәхмәтен һәм бәрәкәтләрен насыйп кылсын. Тоткан рузаларыбызның нурларын Раббыбыз еллар дәверенә насыйп кылсын! Гает - гарәп теленнән ел саен кабатланып килә торган шатлыклы хәл дип тәрҗемә ителә. Хаклыкта да ул шулай булып тора. Ай буена...

Әссәламегаләйкүм хөрмәтле чирмешәнлеләр! Сезне чын күңелдән киләсе бәйрәм белән котлыйм. Аллаһы барчагызга да Үзенең зур рәхмәтен һәм бәрәкәтләрен насыйп кылсын. Тоткан рузаларыбызның нурларын Раббыбыз еллар дәверенә насыйп кылсын!

Гает - гарәп теленнән ел саен кабатланып килә торган шатлыклы хәл дип тәрҗемә ителә. Хаклыкта да ул шулай булып тора. Ай буена руза тотып, үзебезне ризык, эчемлек, якынлык кылудан тыеп тордык. Аллаһы үзенең рәхмәте белән кабул кылса иде.
Ләкин бар эшнең дә - яхшысы яки начарының да ахыры бар. Руза да, ул безгә нинди генә шатлык алып килмәсен, гает бәйрәме белән тәмамлана. Ай буена үзенең шәһвәтләрен тыеп торган кешегә ул зур шатлык, Аллаһының бер кичерүе булыр. Әмма, ай дәверендә бер сәбәбе булмаган килеш ураза тотудан качып йөргән кешегә ул календарь битендә кызыл бер сан һәм ял көне шикелле генә тоелыр. Рамазанның нурын сизер өчен, рамазанны үзеңнең калебең, гамәлләрең, сүзләрең вә хис-тойгыларың аша уздыру кирәк. Шулвакыт аны сизәсең - Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инанасың.
Быел җомга көнне, 17 июльдә иртәнге 6 сәгатьтә районыбызның бар мәчет-мәхәлләләрендә гает бәйрәме башланыр. Анда халкыбыз тәкбирләрен әйтеп, Коръәннәрен укып, тәсбих-догаларын кылып вә үтемле вәгазьләрен тыңлап бәйрәм рухына кереп китер.
18 июльдә иртәнге сәгать 9да Чирмешән стадионында "ХУШ, РАМАЗАН!" дип исемләнгән чара уздырылачак, анда барлык авыллардан да мөселман кардәшләр чакырыла. Кунакларны кызыклы уеннар, көч сынашулар, вәгазьләр һәм тәм-томнар белән сыйлану көтә.
Хабир хәзрәт Ханов.
Чирмешән мәчете имамы.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет Чирмешән авылы Рамазан аенда ураза тоту