Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районы имамнарына документ бирделәр

Район авыллары мәчетләрендә имамлык итүче, махсус курсларда укып кайткан имам-хатыйбларга тантаналы шартларда шәһадәтнәмәләр тапшырылды. Әлеге документ дүрт елга яраклы, ягъни имамлык итүгә рөхсәт бирелә. Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлеге чарага буш кул белән килмәгән - мәчетләр өчен һәр имамга Коръән китаплары да бирде. -Һәр мәчеттә, зурмы-кечкенәме ул,...

Район авыллары мәчетләрендә имамлык итүче, махсус курсларда укып кайткан имам-хатыйбларга тантаналы шартларда шәһадәтнәмәләр тапшырылды. Әлеге документ дүрт елга яраклы, ягъни имамлык итүгә рөхсәт бирелә.

Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлеге чарага буш кул белән килмәгән - мәчетләр өчен һәр имамга Коръән китаплары да бирде.
-Һәр мәчеттә, зурмы-кечкенәме ул, китапханә булырга тиеш. Коръән китабы да шунда урын алсын,- диде Рөстәм хәзрәт. -Авыл мәчетләрендәге проблемалар белән без таныш, аларны хәл итү, чишү өстендә эшлибез.
Укыган, дини белемле яшь хәзрәтләрнең, имамнарның мәчетләргә эшкә кайтмавы да зур проблема. Моның сәбәбе билгеле, аларга матди ярдәм күрсәтелми. Бу мәсьәләне хәл итү өстендә хөкүмәтнең дә катнашы кирәк. Дөрес, яшь имамнарга грант оту мөмкинлеге бирелә. Шул исемлектә безнең районнан да өч яшь имам бар.
Районда 22 мәхәллә бар, ике авыл мәчете (Тукай, Чумачка) әлегә дәүләт теркәве үтмәгән. Әлеге мәчетләр теркәлгәч, имамнары укытылачак.
Чирмешән мәчетендә узган бу чара барышында мәчетләрдәге укыту мәсьәләсенә дә тукталдылар. Нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт сорауларга җавап бирде, китаплар тәкъдим итте. Хәзер мәдрәсәләрдә укытуның үз стандартлары төзелә. Бу укытучылар өчен уңайлы булачак. Аларга курслар оештыру кирәклеге дә искәртелде. "Хәләл" комитеты рәисе урынбасары Ирек хәзрәткә хәләл ризыклар белән бәйле сораулар бирелде.
Район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов үз чыгышында башка дин вәкилләре белән аңлашып, дус яшәргә өндәде.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined имам