Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Яңа Элмәлегә һәм Сосновкага бәйгедән бүләкләр белән кайттылар

Яңа Элмәледән "Зажигай" бию коллективы һәм Сосновка башлангыч мәктәбенең 4 класс укучысы Ника Прокопьева Казанда республиканың күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестиваленең җиңүчеләре дип танылганнар һәм гала -концертта чыгыш ясаганнар. Яңа Элмәле укучылары "Хореография" номинациясендә беренче урын яулаганнар, Ника "Вокал -соло" номинациясендә икенче дәрәҗә Дипломга лаек булган....

Яңа Элмәледән "Зажигай" бию коллективы һәм Сосновка башлангыч мәктәбенең 4 класс укучысы Ника Прокопьева Казанда республиканың күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестиваленең җиңүчеләре дип танылганнар һәм гала -концертта чыгыш ясаганнар.


Яңа Элмәле укучылары "Хореография" номинациясендә беренче урын яулаганнар, Ника "Вокал -соло" номинациясендә икенче дәрәҗә Дипломга лаек булган.

Фестивальда республиканың 11 районыннан 200дән күбрәк кеше катнашкан. Көннең беренче яртысында күпмилләтле мәктәпләр фестивале катнашучылары өч номинация буенча сайлап алу турлары үткәннәр: хореография, вокал һәм халык иҗаты. Һәр номинациядән жюри бары иң әйбәт биш номерны гына сайлап алган, алар арасында безнең якташларыбыз да бар.

Людмила Прокопьева фотосы

Безең сайтта укыгыз: http://Игътибар: бездә яңа фотобәйге - "Яңа ел - тылсымлы бәйрәм"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined