Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Түбән Кәминкәдә Җамалтдиновлар чыршысы иң матур дип табылган

    Түбән Кәминкә авылында быел да шәхси йорт тирәләрен Яңа елга иң матур бизәүче гаилә ачыкланган. Авыл урамнарындагы кар сыннарын, ут белән бизәлешне карап чыккач, комиссия Илгиз Җамалтдиновлар йорты тирәсеннән дә матуррагын тапмаган, Салих Хәсәншиннар - икенче, Фәрхәт Гарифуллиннар өченче дип табылган. Илшат Гыйрфанов һәм Фәһим Моталлаповлар гаиләләре дә кызыксындыру бүләгенә...

    Түбән Кәминкә авылында быел да шәхси йорт тирәләрен Яңа елга иң матур бизәүче гаилә ачыкланган.

    Авыл урамнарындагы кар сыннарын, ут белән бизәлешне карап чыккач, комиссия Илгиз Җамалтдиновлар йорты тирәсеннән дә матуррагын тапмаган, Салих Хәсәншиннар - икенче, Фәрхәт Гарифуллиннар өченче дип табылган. Илшат Гыйрфанов һәм Фәһим Моталлаповлар гаиләләре дә кызыксындыру бүләгенә ия булганнар.

    Җиңүчеләрне 31 декабрьдә мәдәният йортында узган бал-маскарадта бүләкләгәннәр.

    Автор фотосы

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: