Ивашкино җирлеге акчалата бүләк алачак
Ивашкино авыл җирлеге республиканың көньяк-көнчыгыш зонасында Яңа елга авылны иң матур бизәүче һәм иң яхшы бәйрәм чаралары уздыручы булып танылды. Аларга акчалата бүләк тапшырылачак. Бәйгегә Әккәрәй һәм Ивашкино авылларының мәдәният йортлары, мәктәпләре, балалар бакчаларындагы кар сыннарының фотоларын, бу оешмалардагы бәйрәм чараларыннан фотолар һәм видео материаллар җибәргән булганнар. Әккәрәй мәдәният йортында...
Ивашкино авыл җирлеге республиканың көньяк-көнчыгыш зонасында Яңа елга авылны иң матур бизәүче һәм иң яхшы бәйрәм чаралары уздыручы булып танылды. Аларга акчалата бүләк тапшырылачак.
Бәйгегә Әккәрәй һәм Ивашкино авылларының мәдәният йортлары, мәктәпләре, балалар бакчаларындагы кар сыннарының фотоларын, бу оешмалардагы бәйрәм чараларыннан фотолар һәм видео материаллар җибәргән булганнар.
Әккәрәй мәдәният йортында Бал-маскарад, олылар һәм балалар өчен чыршы бәйрәме, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында да чаралар бик кызык узган. Бәйгегә "Әккәрәй моржлары" исемле кышкы коену сезонын ачу чарасы һәм мәктәп укучылары арасында хоккей турнирын уздыру турында да мәгълүматлар юлланган.
Бәйге шартлары буенча, Ивашкино җирлеген акчалата бүләкләячәкләр.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев