Бәйгеләр тег белән яңалыклар
-
Түбәнкармалкалылар татарча сөйләшә
Район үзәгендә һәр елны оештырылучы "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесе рус, чуваш, мордва һәм башка милләт балалары өчен бер бәйрәмгә әйләнде. Быел апрель аенда узачак ярышка без инде әзерләнә дә башладык. Бәйге кагыйдәләре буенча, укучылар үзләре генә татарча сөйләшеп калмады, ә авыл халкын да дәүләт телендә аралашуга җәлеп иттеләр, авылдагы объектларда...
-
Ивашкино җирлеге акчалата бүләк алачак
Ивашкино авыл җирлеге республиканың көньяк-көнчыгыш зонасында Яңа елга авылны иң матур бизәүче һәм иң яхшы бәйрәм чаралары уздыручы булып танылды. Аларга акчалата бүләк тапшырылачак. Бәйгегә Әккәрәй һәм Ивашкино авылларының мәдәният йортлары, мәктәпләре, балалар бакчаларындагы кар сыннарының фотоларын, бу оешмалардагы бәйрәм чараларыннан фотолар һәм видео материаллар җибәргән булганнар. Әккәрәй мәдәният йортында...
-
Чирмешәнлеләр “Халык участковые“н сайлый
Полиция хезмәткәрләренә ышанычны арттыру, әлеге хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрү максатында ил күләмендә "Халык участковые" бәйгесе игълан ителде. Конкурсның беренче этабы, халык тарафыннан онлайн-тавыш бирү рәвешендә, 11нче сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр узды. Ә инде 7-16 октябрьдә, икенче этапта, татарстанлылар республика буенча иң яхшы участковый өчен Россия Эчке Эшләр Министрлыгы сайтында (16.мвд.рф) тавыш...
-
Раушания Зөфәрова - “Ел тәрбиячесе“
"Ромашка" балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Раушания Зөфәрова "Ел тәрбиячесе" республика конкурсының муниципаль этабында җиңү яулады. "Каенкай" балалар бакчасында (Чирмешән) узган бәйгенең финалында алты кеше көч сынашты. Үз бакчаларының данын район үзәгеннән: "Чишмәкәй"дән Наилә Сабирова, "Ландыш"тан Ирина Суворова, "Ромашка"дан Раушания Зөфәрова, "Каенкай"дан Валентина Никонова; Күтәмәдән Ирина Семайкина, Ивашкинодан Елена Утриванова якладылар....
-
Ранияләрнең иң чибәре Утыз Имәндә яши
"Чирмешән гүзәле" бәйгесенең финалында катнашкан 15 кыз арасында Утыз Имәннән Рания Минһаҗева җиңүче таҗына, истәлек бүләгенә - кәрәзле телефонга лаек булды. Әүвәл алты зонада "Авыл гүзәле"н ачыкладылар. Алар һәм үз зоналарында "вице-мисс" исеменә лаек булган кызлар, шул исәптән Рания исемле өч чибәр, финалда очрашты. -Ульяновкада узган зона бәйгесендә тугыз кеше...
-
Чирмешәндә җиңүче Казанга бара
"Автоханым-2013" район конкурсының җиңүчесе Флүзә Мисбаховага август ахырында Казанда узачак республикакүләм бәйгедә дә үз осталыгын күрсәтергә туры киләчәк. Соңгы вакытта районда да машина йөртүче хатын-кызлар саны шактый артты. Әмма "Автоханым" бәйгесендә катнашырга теләүчеләр генә аз булды. Дөресен әйткәндә, ел да диярлек бер үк кешеләр килә. - "Автоханым"да бишенчеме, алтынчымы тапкыр...
-
Иң төзек авылны ачыклыйбыз
Районда быел да иң төзек торак пунктларны ачыклап, аларны премияләр белән билгеләп үтәчәкләр. Бәйгедә беренче урын алучыны - 100 мең, икенчесе - 75 мең, өченче урын иясен 50 мең сум акча - бүләк көтә. Кызыксындыру премияләре дә бар. Махсус комиссия бу атнада торак пунктларның төзеклеген, чисталыгын тикшерә башлады да. Бәйгедә...
-
Беренче катнашу – беренче җиңү
"Ромашка" балалар бакчасы ("Чирмешән") тәрбиячесе Илсөяр Кереева "Ел тәрбиячесе-2013" конкурсының район этабы җиңүчесе. Аның турында мәгълүмат һәм аның эшләре республикага җибәрелә. - Мондый конкурста беренче генә катнашуым. Көндәшләрем дә көчле иде,- ди 22 ел стажлы тәрбияче. Илсөяр Кереева "Ел тәрбиячесе-2013" исеменә лаек булса, Гөлия Назыйрова ("Чишмәкәй" балалар бакчасы, Чирмешән) һәм...
-
Үзең белгәнне башкаларга да өйрәт
Мәктәп укучысы әти-әнисен, әби-бабасын, күршеләрен... кулланган газ, ут, су яки башка төрле хезмәтләрдән файдаланган өчен электрон рәвештә түләргә өйрәтергә тиеш. Әлеге замана ысулына күбрәк кешене тартучыларга бүләкләр дә шәп булачак. Республикада "IT-чемпион" бәйгесе шул максаттан игълан ителде. Аның шартлары буенча, "Иң актив укучы" номинациясендә катнашучы бала олыларны республиканың uslugi.tatarstan.ru дип...
-
Татарча сөйлисең – бүләк аласың
"Мин татарча сөйләшәм!" район бәйгесе быел да үткәреләчәк. Район газетасы редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге, мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк оештыручы бу бәйгедә, ул март ахырларында була, мәктәп укучылары һәм укытучылар көч сынаша. Быел рус, чуваш, мордва, әрмән, әзербайҗан, таҗик, үзбәк балалары экология, әйләнә-тирә мохит темасына шигырьләр сөйләргә, җырлар башкарырга...
-
Ризидә Казанга барачак
Лашман урта мәктәбенең математика укытучысы Ризидә Сәлахова -"Ел укытучысы-2013" район конкурсының җиңүчесе. Ул Казанда үтәчәк бәйгедә район данын яклаячак. Быелгы бәйгедә барлыгы 15 кеше катнашты, бишесе финалга чыкты. Конкурсантларның дүртесе - татар теле, калганнары - рус теле һәм әдәбияты, география, математика, башлангыч класслар, инглиз теле, чуваш теле, технология, рәсем, физкультура...
-
Диплом һәм бүләк алды
Шешминка урта мәктәбе укытучысы Зинаида Агеева "Туган як. Родной край" республика конкурсы лауреаты булды. Конкурс туган якны популярлаштыру, республика халкында патриотизм хисе тәрбияләү максатында, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе һәм "Без булдырабыз! Мы можем!" газетасы редакциясе тарафыннан үткәрелде. Зинаида Агеева "Илнең зур тарихы" ("Шәһәр визиткасы" кече номинациясе) номинациясендә җиңүче...
-
Комиссариат җиңүчеләр арасында
ТР Хәрби комиссариатының Чирмешән районындагы бүлеге "Бүлекне иң яхшы тоту һәм тәэмин итү" смотр-конкурсында җиңүче дип танылды, Кубок һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. "Республика районнары буенча махсус комиссия йөреп чыкты, - ди әлеге бүлек начальнигы Дмитрий Палаткин. - Җиңүчеләрне ике төркемдә билгеләделәр. Авыл районнары арасында без иң алда". Сүз уңаенда....
-
Кемнең чыршысы матуррак?
Район үзәгендәге предприятиеләр һәм учреждениеләр арасында территорияләрне яңа елга иң яхшы бизәү буенча бәйгегә йомгак ясалды. Хуҗалык исәбендәге оешмалардан "Татнефтедор"ның район автомобиль юллары идарәсе җиңүче дип табылды. Биредә чыршы да бастырдылар, боз стеналар, кардан сыннар да ясадылар, җемелдәвек утлары - гирляндалары да күп иде. Бу группада "Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыяте - икенче,...
-
Чиста җирдә пычратмыйлар
Иске Кади - районда иң төзек, иң чиста авыл. Быел иң төзек торак пунктны ачыклау буенча үткәрелгән бәйгедә беренче урын шушы торак пунктка бирелде. Җиңүче буларак, аңа Диплом һәм 50 мең сум премия-сертификат та тапшырдылар. Комиссиягә Иске Кадида йортлар, биналар, урамнарның, территорияләрнең чисталыгы, чишмәләрнең төзеклеге нык ошаган. Монда яшәүчеләр, гомумән,...