Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“IT – Чемпион“ дәвам итә

Мәгариф өлкәсендәге әлеге бәйгене Татарстанда быел да игълан иттеләр. Монысында бүләкләр өчен мәктәпләр дә көрәшәчәк - җиңүче белем йортларына компьютер җиһазлар комплекты каралган. Узган ел бу бәйгедә катнашып, районыбыздан тугыз иң актив укучы IРad планшетлар белән бүләкләнде. Конкурс шартлары буенча, алар үзләренең әти-әниләрен, туганнарын, танышларын республиканың дәүләт хезмәтләре Порталында теркәлергә...

Мәгариф өлкәсендәге әлеге бәйгене Татарстанда быел да игълан иттеләр. Монысында бүләкләр өчен мәктәпләр дә көрәшәчәк - җиңүче белем йортларына компьютер җиһазлар комплекты каралган.

Узган ел бу бәйгедә катнашып, районыбыздан тугыз иң актив укучы IРad планшетлар белән бүләкләнде. Конкурс шартлары буенча, алар үзләренең әти-әниләрен, туганнарын, танышларын республиканың дәүләт хезмәтләре Порталында теркәлергә һәм Интернет аша төрле түләүләр башкарырга өйрәтергә тиеш иде.
Быелгы бәйге ике этапта узачак икән. Аның беренчесенә йомгакны май аенда - җәйге каникулларга кадәр ясамакчылар. Ә икенче этап һәм еллык нәтиҗәләр декабрь аенда мәгълүм булырга тиеш. Оештыручылар "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә җиңүчеләрне ноутбук, ә иң өлгер мәктәпләрне интерактив җиһаз комплектлары белән бүләкләргә җыена. Болардан тыш, конкурста тагын да актив булган республиканың өч мәктәбенә мобиль компьютер класслары биреләчәк. Соңгысының бәясе бер миллион сум чамасы икән.
- Районыбызның барлык мәктәпләре дә диярлек бәйгедә үз көчләрен сынап караячак. Анда катнашу активлыгы буенча әлегә Әккәрәй, Ивашкино, Иске Кади мәктәпләре - лидерлар, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесенең мәгълүмати - методик эш буенча урынбасары Илдар Миргалимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X