Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән чыршылары конкурста катнаша

Соңгы елларда республика районнары арасында "Ин матур чыршы" бәйгесе үткәрелә. Быел безнең район да әлеге бәйгедә катнашырга теләк белдерде. Җиңүчеләрне акчалата премияләр көтә. Яңа ел бәйрәмнәрендә Казаннан килгән махсус комиссия Чирмешәндәге үзәк чыршы куйган мәйданны карады. Суз уңаеннан, нәкъ шул көнне биредә күмәк күңел ачу да оештырганнар иде, балалар өчен...

Соңгы елларда республика районнары арасында "Ин матур чыршы" бәйгесе үткәрелә. Быел безнең район да әлеге бәйгедә катнашырга теләк белдерде. Җиңүчеләрне акчалата премияләр көтә.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казаннан килгән махсус комиссия Чирмешәндәге үзәк чыршы куйган мәйданны карады. Суз уңаеннан, нәкъ шул көнне биредә күмәк күңел ачу да оештырганнар иде, балалар өчен төрле спорт уеннары, бәйгеләр булды. Комиссия әгъзалары район оешмалары каршындагы яңа ел мәйданчыклары белән дә танышып чыктылар.
Болардан тыш, җиңүчеләрне билгеләгәндә, яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә үткәрелгән чаралар да исәпкә алыначак. Исегезгә төшерәбез, район бәйгесендә "Ромашка" балалар бакчасы җиңү яулаган иде. Республика конкурсының нәтиҗәләре киләсе атнада билгеле булачак.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан конкурсы чыршы