Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясенә артистлар килде (ФОТО)

"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе "Мин дә артист булдым" иҗат бәйгесенә йомгак ясады. Бу юлы Иске Кадидан Госман Мортазин беренче урында. Үзе дә сәхнә ветеранының "Әби дә , Шүрәле дә булдык" исемле язмасын күпләр кызыксынып укыгандыр, ошаткандыр. "Сәхнә - үзе бер дөнья" авторы Фәнис Шәфыйков (Кара Чишмә) һәм "Кара чутыр артист...

"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе "Мин дә артист булдым" иҗат бәйгесенә йомгак ясады. Бу юлы Иске Кадидан Госман Мортазин беренче урында.


Үзе дә сәхнә ветеранының "Әби дә , Шүрәле дә булдык" исемле язмасын күпләр кызыксынып укыгандыр, ошаткандыр.

"Сәхнә - үзе бер дөнья" авторы Фәнис Шәфыйков (Кара Чишмә) һәм "Кара чутыр артист - ул мин идем"не язган Зөлфирә Нуруллина (Туймәт) - икенче урын ияләре. Рәсимә Хәйруллинаның (Туймәт) "Башкорт биюен -"Әпипә" көенә" язмасы һәм Якуб Мотыйгуллинның (Иске Кади) "Менә сезгә Хәлил" язмаларына өченче урын бирелде.

-Газетеда язмам чыккач бик сөендем, - ди Зөлфирә Нуруллина. -Бүләкләрегез өчен дә рәхмәт.

81 яшьлек Якуб абый Мотыйгуллин, ягъни "артист Хәлил" бүгенге чарада әйтүенчә, элек халык сәхнәгә чыгарга атлыгып торган. Бүгенге яшьләр никтер пассив. Сәхнә бит ул дуслаштыра, рухландыра торган урын, югыйсә.

Әлеге авторларны редакциягә чакырып бүләкләдек. Бүләкләр алуда булышкан район мәдәният йортына, финанс-бюджет палатасына рәхмәтебез барып ирешсен.

Бәйге җиңүчеләрен котлыйбыз!

Исегезгә төшерәбез, хөрмәтле газета укучылар, редакция күптән түгел "Чисталык - үзебез өчен" исемле янә бер бәйге игълан итте. Бу да кызыклы тема, бу хакта язарга да мисаллар күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined