Бу кызыклы

Яр Чаллыда Җиңү парады һәм Сабан туе булмаячак

Быел Чаллы шәһәре Сабан туе һәм Җиңү парады уздырудан баш тартты. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев әйтте. Бу хакта "Татар - информ" агентлыгы хәбәр итә.

Мәһдиев сүзләре буенча, традицион бәйрәмнәрдән баш тарту Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында куркынычсызлык чараларын үтә белән бәйле. 

«Әлегә массакүләм чаралар уздыру өчен уңышлы вакыт түгел. Кешеләрнең иминлегенә өстенлек бирәбез, ә коронавируска бәйле вазгыять һаман да катлаулы булып кала. Шуңа күрә, без Мәскәүдә узачак Парадны караячакбыз. Ә Сабантуйны киләсе елга калдырабыз, без аңа әзерләнмибез», — диде Наил Мәһдиев.

Шул ук вакытта, Чаллы мэры традицион рәвештә августта уза торган Шәһәр көне һәм Республика көне үткәрелер дип өметләнә. 

 


Нет комментариев