Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Татарстан Президенты белән Башкортстан Башлыгы раллида катнашкан

    Идел буе федераль округы кубогына раллида ике төбәк башлыгы бергә фотога төшкән.

    Башкортстанда Идел буе федераль округы кубогына ралли узган. Бәйгедә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашкан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.

    «Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров бездә регионнар арасында тәҗрибә уртаклашу оештыру өчен нәтиҗәле атмосфера тудырды. Ул Идел буе округлары субъектлары башлыкларыннан яхшы команда төзи. Аннан соң Идел буе федераль округы кубогына ралли оештырды», — дип яза Хәбиров инстаграмдагы сәхифәсенә.

    www.instagram.com

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: