Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Колорадо коңгызы күрсәгез, хәбәр итегез

Без бу хакта язган идек

55 ел элек

Район Сабан туеның былтыргы батыры – XXII партсъезд исемендәге колхоздан Минәхмәт Яруллин (Иске Үтәмеш) быел да җиңүче булды һәм тәкә белән бүләкләнде. Икенче урын алган, ветеринария институты студенты Илдар Нуруллинга – сарык, өченчегә чыккан, районның “Союзпечать” начальнигы Кәүсәр Хәмитовка кул сәгате тапшырдылар. “Сельхозтехника”ның район бүлеге хезмәткәре Рафаэль Талипов Сабан туе уеннарында иң актив катнашучы булды.

“Ленин юлында” – 3 июль, 1968 ел.

50 ел элек

Районда әлегә колорадо коңгызы күренми. Әмма аның көнбатыш районнардан көнчыгыш районнарга хәрәкәт итүе мәгълүм.

Һәр колхозчы әлеге коңгызның бәрәңгегә һәм помидорларга зыян салучы корткыч икәнлеген белергә тиеш. Аларны күрсәгез, кичекмәстән хуҗалык агрономына яки авыл хуҗалыгы идарәсенә хәбәр итәргә кирәк.

“Ленин юлында” – 4 июль, 1973 ел.

Үткән, 1972 елда районда халыкка 50 җиңел автомобиль, 108 мотоцикл, 800 телевизор, 328 суыткыч сатылган.

“Ленин юлында” – 21 июль, 1973 ел.

Узган елда район үзәгендә - 10, Әмирдә 2 эш урынга кибетләр файдалануга тапшырылды. Быел район үзәгендә икмәк заводы, суыткыч пункты, Югары Чегодайда кибет ачылачак. Лашманда 10 эш урынга кибет төзелеше башлана.

“Ленин юлында” – 21 июль, 1973 ел.

40 ел элек

Район үзәгендә әле күптән түгел генә ачылган “Спутник” кафесы чирмешәнлеләр күңеленә бик хуш килде.

“Ленин юлында” – 16 июль, 1983 ел.

Түбән Чегодай авылында радионың чыжлаган тавышы да юк. Аны тыңларга тилмерсәк тә, ай саен пенсиядән акчасын басып калалар. Радионың эшләмәве хакында берничә тапкыр почта бүлегенә мөрәҗәгать итәргә туры килде, тик радио һаман сөйләми.

“Ленин юлында” – 27 июль, 1983 ел.

35 ел элек

Быел, 4 июльгә, Чирмешән кирпеч заводында ике миллион данә кирпеч җитештерелгән.

“Ленин юлында” – 9 июль, 1988 ел.

Район известь карьерында көн саен уртача 450-500 тонна известь оны ясала. Карьер быел әлегә 16 мең тоннадан күбрәк продукция чыгарды.

“Ленин юлында” – 23 июль, 1988 ел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев