Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Җиләк бавырга да, бөергә дә шифа

Иммунитет, йөрәк һәм кан тамырларыгызны ныгытасыгыз килсә, көн саен 300әр гр җир җиләге ашагыз.

Эчәклегегездә тайпы­лыш­лар башландымы? Дисбактериоздан инте­гә­сезме? 2 аш ка­шыгы җир җиләген 1 стакан кайнар суга салып, 30 минут тө­нә­тегез. Сөзеп, ашар алдыннан яр­тышар стакан кабул итегез. Җир җиләге бөер авырулары вакытында файдалы. Үт ташы сырхаулары кү­зәтелгәндә, табиб­лар ач карынга 4-6 аш кашыгы яңа сыгылган җиләк со­гы эчәргә киңәш итә. Җиләк бавырны ты­нычлан­ды­рырга сәләт­ле. Бавыр авырулары борчы­ганда җиләк диетасында утырып дәва­ланалар. Аның өчен атна дәвамын­да көн саен 1,5 кг җиләк ашарга кирәк. Составындагы салицил кислотасы буын авыруларыннан котылырга булыша. Шуңа да ревматизм, подагра булганда мөмкин кадәр күбрәк җиләк ашау зарур. Гастрит, ашказаны җә­рә­­хәте диагно­­зы куел­ган­да исә, җиләккә үрел­мәү хәерле.

https://akcharlak.com

Фото:https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев