Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Үзеңне сакларга кирәк

Сосновка авылында яшәүче Зинаида Дютина йортыннан кеше өзелми. Аңа, дәва эзләп, райондашлар гына түгел, ә күрше Нурлат, Аксубай, Әлмәт якларыннан да еш киләләр. Ул тайган, каймыккан сөякләрне, буыннарны бик тиз урынына утыртып куя. Аңарда әлеге сәләт 1995нче елны ачылган. "Мин 23 ел фермада эшләдем. Ул елны бер корпуста транспортер урнаштыралар...

Сосновка авылында яшәүче Зинаида Дютина йортыннан кеше өзелми. Аңа, дәва эзләп, райондашлар гына түгел, ә күрше Нурлат, Аксубай, Әлмәт якларыннан да еш киләләр.


Ул тайган, каймыккан сөякләрне, буыннарны бик тиз урынына утыртып куя.

Аңарда әлеге сәләт 1995нче елны ачылган. "Мин 23 ел фермада эшләдем. Ул елны бер корпуста транспортер урнаштыралар иде,- ди Зинаида ханым. - Шунда бер тонна ярым чамасы авырлыктагы транспортер краннан ычкынып китеп, минем өскә килеп төште диярлек. Ходай саклады, исән калдым, әмма бик каты чирләдем, урын өстенә яттым. Ул елны кая гына мөрәҗәгать итмәдем. Файдасы булмады. Шуннан үз-үземне дәвалый башладым. Минем сөякләрем, буыннарым урыннарыннан кузгалган булган. Акрынлап аларны утырттым. Шуннан соң башкаларны да дәвалый башладым. Миңа еш кына "Чыккан, кузгалган урыннарны каян беләсең? - диләр. Бармакларым бик сизгер, авырткан урында аларның очлары чәнчи башлый".

Зинаида Николаевнаның медицина белеме юк, әмма ул анатомияне яхшы белә бугай. Сөйләшкәндә нерв, мускуллар, сөякләр исемнәрен еш телгә алды.

"Шуның белән шөгыльләнгәч, ничек итеп аларның атамасын белмим ди инде? - дип җаваплады бу уңайдан минем сорауны да. - Аннан соң, мин мәктәптә дә яхшы укыдым. Аеруча биологияне, анатомия дәресләрен яраттым". Сүз уңаеннан, Зинаида Николаевнаның бертуганы врач булып эшли, ике кызы да медицина уку йортларында белем алалар.

Зинаида Дютина газета укучыларыбызга киңәшләрен дә җиткерде: "Чиренә карап, һәр кешегә аерым киңәшләр бирәм. Ләкин, әйтик, диңгез тозы белән җылы ванналар беркемгә дә комачауламас. Шулай ук солы саламыннан да (өлгереп бетмәгән булырга тиеш) ванналарның файдасы бик зур. Иренмәгез, үз-үзегезне саклагыз, үзегезне яратыгыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сосновка авылы Зинаида Дютина