Үзеңне сакларга кирәк
Сосновка авылында яшәүче Зинаида Дютина йортыннан кеше өзелми. Аңа, дәва эзләп, райондашлар гына түгел, ә күрше Нурлат, Аксубай, Әлмәт якларыннан да еш киләләр.
Ул тайган, каймыккан сөякләрне, буыннарны бик тиз урынына утыртып куя.
Аңарда әлеге сәләт 1995нче елны ачылган. "Мин 23 ел фермада эшләдем. Ул елны бер корпуста транспортер урнаштыралар...