Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Кәминкәдән Әминә әби Хәнәфиева йортына барысы да сыя (+ФОТО)

Югары Кәминкәдән Әминә әби Хәнәфиева үзенең 90 яшьлек юбилеен хөкүмәтебез төзеп биргән, бөтен уңайлыклары булган, җыйнак кына йортта каршылады. Якташыбызның олы бәйрәмендә кунаклар да күп җыелган иде. Әминә әби ире - Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиәхмәт белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, инде иренең үлгәненә дә 34 ел гомер үткән,...

Югары Кәминкәдән Әминә әби Хәнәфиева үзенең 90 яшьлек юбилеен хөкүмәтебез төзеп биргән, бөтен уңайлыклары булган, җыйнак кына йортта каршылады. Якташыбызның олы бәйрәмендә кунаклар да күп җыелган иде.


Әминә әби ире - Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиәхмәт белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, инде иренең үлгәненә дә 34 ел гомер үткән, әни кешегә өч баласын да җирләргә туры килә. Тормыш авырлыкларын күп күргән Әминә Хәсәнша кызы бүген балалары хөрмәтендә яши, кыш айларында аларда кунак булса, җәй көннәрендә авылга кайта. Аны ялгызы калдырмыйлар, әле кызлары, әле улы кайтып тора.

Бердән-бер кыз туганын юбилее белән котларга Оренбургтан ук сеңлесе Мәдинә дә кайткан.

-Әминә апа ул әни урынына калган иң якын кешем. Апа мине яшьтән эшкә өйрәтеп үстерде, ул йомшак күңелле, кирәк вакытта кырыс та була белә, - ди 74 яшен тутырган Мәдинә апа.

Юбилярны котлап Россия Президенты Владимир Путин да хат җибәргән. Әлеге котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлаулавын һәм бүләкләрен район башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Илфат Шәйдуллин җиткерде.

-Әти сугышка киткәндә 1 класста укый идем. Сугыш башлангач укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмады, эшкә керештем, минем кул тимәгән эш калмагандыр, - ди Әминә әби. - Олылар белән бергә урманын да кистек, кечкенә арба тартып орлык та ташыдык, пар ат җигеп җир дә тырмаладык, сукаладык та. Әти белән абый сугышта, әни җилкәсендә җиде бала калдык, ә мин икенче бала идем, әнинең төп терәге булдым.

Әминә әбинең әтисе сугыштан яраланып култык таякларында кайта, әрнүләре белән озак яши алмый. Ә абыйсы концлагерьда була. Бүген инде ун туганнан өчесе генә исән. Алар һәм башка кардәшләре дә әбине зурлап юбилейга җыелганнар. Әбиләре йортына 14 онык һәм 10 оныкчык та еш кайта.

Әминә әби әле җитез хәрәкәтле, күзлексез җеп эрләп, оекбашлар бәйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined