Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Чегодайдан “матур Мәрьям” әбигә 90 яшь тулды

Өлкәннәр белән сөйләшеп утырганда аларның үз - үзләрен тотышына, тыйнаклыгына һәм ихласлыгына сокланып куясың. Сугыш һәм сугыш арты авырлыкларын күреп, гомере буе бил бөгеп үткәрүгә карамастан, алар гади булып кала алалар. Югары Чегодай авылында туып үскән, шунда гомер иткән Мәрьям әби Назыйрова да шундыйлардан. Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Мәрьям...

Өлкәннәр белән сөйләшеп утырганда аларның үз - үзләрен тотышына, тыйнаклыгына һәм ихласлыгына сокланып куясың. Сугыш һәм сугыш арты авырлыкларын күреп, гомере буе бил бөгеп үткәрүгә карамастан, алар гади булып кала алалар. Югары Чегодай авылында туып үскән, шунда гомер иткән Мәрьям әби Назыйрова да шундыйлардан.

Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Мәрьям әбигә сокланмыйча мөмкин түгел, югыйсә аның тормыш юлы җиңелләрдән узмаган.
-Миңа бер яшь тә тулмаган чакта, әти - әни бер - бер артлы вафат булдылар, алты бала ятим калганбыз, - ди ул. - Олы апага - 13, абыйга 16 яшь. Абый шул яшендә өйгә җиңги алып кайта. Бөек Ватан сугышына дүрт абыем китә. Шуларның өчесе яу кырында ятып калалар, өлкән абый гына кайта. Газыймҗан абыйдан хат килгәнен хәтерлим. "Урман арасына китереп бушаттылар. Агачларда яфрак та калмады, ашап бетердек", - дип язган иде. Ә аннан соң "хәбәрсез югалган" дигән хәбәр килеп иреште. Сугыш елларында безнең дә туйганчы ашаган булмады инде. Балтырган, алабута, чөгендер яфрагы, туңган бәрәңге - берсе дә калмады.
Сугыштан соң Мәрьям апа авылның чибәр егете, фронтовик Әхмәт белән гаилә коралар, балалар үстерәләр. 47 ел бергә матур гомер кичерәләр.
-Безнең авылда ике Мәрьям иде, әнине "матур Мәрьям" дип йөртәләр иде, - ди әнисенең юбилеена килгән олы кызы Мәдинә апа.
Мәрьям апа әле бүген дә авылда яши. Тавыклар асрый. Кайткан берсен каршы алып, озатып кала. Балалары үзләренә дә чакыралар, әмма әбинең туган авылдан китәсе килми әле.
-Тавыкларны йөреп торырга сәбәп булсын дип алам, - ди әби. - Иртән радионы кабызып куям да, хәбәрләр тыңлыйм. Күршеләрем дә бик әйбәт, Яхья белән Мәхтүмә көн саен кереп, хәлемне беләләр.
Әбинең туган көне уңаеннан район үзәгендә төпчек улы Камил, киленә Галия йортында табын көйләгәннәр. Балалары, оныклары шунда җыелган. Әниләренең урыны түрдә.
-Безнең әни искиткеч кеше, минем аңа кайнана дияргә беркайчан да телем әйләнмәде, - ди юбилярның олы килене - улы Әхтәмнең хатыны Асия апа. - Аңа күпме рәхмәт әйтсәм дә аз булыр. Аның пешергән ашлары тел йотарлык иде, ачык йөзле, сабыр холыклы булды. Гомере буе "балаларым", "оныкларым", дип яшәде.
Мәрьям әбине туган көне белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова,Иске Үтәмеш авыл җирлеге һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре дә килде. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Чегодай юбиляры Мәрьям Назыйрова