Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Валентина үзе укыган уку йортында эш тапкан

Чирмешән аграр техникумында пешекче-кондитер һөнәре үзләштергән Валентина Шәйхетдинова үзе белем алган уку йортында ук эш тапкан. Ул техникум ашханәсендә пешекче ярдәмчесе булып эшли.

-Мин декрет ялыннан соң сезонлы эшләрдә булдым, тик белгечлегем буенча эшлисем килде. Биредә вакантлы эш урыны барлыгын ишеткәч, озак уйлап тормыйча, шунда килдем, - диде Валентина. – Мин пешекчеләргә булышам, тәҗрибә туплыйм, ашханәдә эшләү бик ошый. Укыганда өйрәнгәннәр тормышта да бик кирәк. Мин төрле камыр ризыклары пешерергә, гаиләмне тәмле ашлар белән сыйларга яратам. Киләчәктә бу һөнәрем буенча тагын укып, квалификациямне күтәрү теләге белән яшим.

Валентинаның эш көне иртәнге сәгать 7дә башлана. Алар – өч кеше биредәге 150 студентка ике тапкыр аш әзерлиләр. Иртән җиңелчә чәй бирсәләр, төшке ашка пешекчеләр студентларны төрледән-төрле кайнар ашлар белән сыйлый. Үз укучыларының һөнәрләре буенча эшләүләренә укытучылары да шат.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев