Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имән кызы - биюче якташыбызны шәһәр тормышы кызыктырмый

Утыз Имән кызы Ләйсән Фәттахова беренче тапкыр балалар бакчасында сәхнәгә чыга, ул Яңа ел бәйрәмендә иптәшләре белән рус халык биюен башкара. Бүген инде ул сәнгать мәктәбендә үзе балаларны биергә өйрәтә.

6 нчы сыйныфта укыганда ук биюче булачагын белә.

-Без, нигездә, классташым Адель Әминов белән чыгыш ясый идек, - ди Ләйсән. – Биюләрне куярга Рәхилә апа Шакирова да нык ярдәм итте. Авылдагы концертларда катнаша идек, аннан соң районкүләм чараларга да чакыра башладылар, “Шома бас!” республика бәйге-фестивалендә да чыгыш ясадык.

Мәктәпне тәмамлагач, якташыбыз район юлламасы белән Мәдәният институтының хореография бүлегенә укырга керә.

-Беренче елларны бик авыр булды. Баш күтәрмичә укыдым. 3-4 курсларда инде концертлар белән районнарга чыга башладык, - ди яшь белгеч. – Узган елны диплом алдым һәм районга эшкә кайттым. Казанда калу турында уйламадым да, авыл кызы булгач, авыл якын миңа. Балалар сәнгать мәктәбендә эш тә булды. Дөресен әйткәндә, элек балалар белән шөгыльләнермен дип уйламаган идем, әмма эшемне бик яраттым, миңа монда бик ошый. Үзем дә биемичә тормыйм, төрле чараларда катнашам.

Ләйсән әйтүенчә, теләге булган һәркемне теләсә нинди яшьтә биергә өйрәтеп була. Күпме вакыт кирәклеге кешенең әзерлегенә бәйле. Әмма кайвакыт шулай да була – кешегә бию бирелмәгән, андый очракта аңа башка сәләтләрен үстерергә кирәк. “Ә балаларга килгәндә, алар пластилин кебек – теләсә нәрсә ясарга була”, - ди якташыбыз.

Аның белән озак сөйләшеп булмады, укучылары “Йолдызлык” фестиваленең гала – концертында чыгыш ясыйлар икән, шунда ашыкты. Аңлап була, яшь белгеч өчен бу беренче җитди имтихан. Алай да, районга эшкә кайткан яшь белгечнең бүген берәр проблемасы бармы?- дип сорамый булдыралмадым.

-Бер генә проблема – үземнең торак юк. Акча түләп кеше йортында торам, - диде ул.

 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев