Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәт егетенә Рәхмәт хаты һәм ноутбук бүләк иттеләр

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура -спорт комплексының җәйге фестиваленең төбәк һәм россия этапларында югары күрсәткечләре өчен, Туймәт төп мәктәбенең 9нчы класс укучысы Инсаф Сафин Чирмешән муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аңа шулай ук ноутбук та тапшырдылар. Инсафның әти-әнисе- Габдулла Сафин-"Витязь" җәмгыяте хезмәткәре һәм әнисе Розалия Сафина-Бәркәтә урта...

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура -спорт комплексының җәйге фестиваленең төбәк һәм россия этапларында югары күрсәткечләре өчен, Туймәт төп мәктәбенең 9нчы класс укучысы Инсаф Сафин Чирмешән муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аңа шулай ук ноутбук та тапшырдылар.

Инсафның әти-әнисе- Габдулла Сафин-"Витязь" җәмгыяте хезмәткәре һәм әнисе Розалия Сафина-Бәркәтә урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, шулай ук район мәктәпләренең укытучы -тренерлары: Фаиз Билалов (Лашман урта мәктәбе)-йөзү буенча өлкән тренер; Марина Колесникова (Иске Элмәле урта мәктәбе)-җиңел атлетика буенча тренер; Флүзә Мисбахова (Чирмешән лицее) -ату һәм гомумфизик әзерлек буенча тренер; Юрий Сергеев (Чирмешән лицее)- ату һәм гомумфизик әзерлек буенча тренер; Рәмилә Шиһаповалар да (Туймәт төп мәктәбе), Инсафны ярышларга әзерләгәннәре өчен аерым бүләкләнделәр.

Бүләкләрне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин атналык планеркада тапшырды.

cheremshan.tatarstan.ru фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

«Улы өчен - "әни", кызы өчен "мама" [тормыш хәле]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined Бүләк ноутбук иттеләр рәхмәт хаты