Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәт авылыннан Әфганстандагы сугышта бер гаиләдән ике бертуган катнашкан

Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгарганга 29 ел вакыт үткән. Тик аның яралары әле бүген дә күпләрнең йөрәгендә. Бер-бер артлы ике улын армиягә озаткан һәм икесе дә Әфган сугышын узган егетләрнең әниләре хәтереннән бу еллар ничек эзсез узсын инде?! Туймәт авылыннан Саимә Сафина олы улы Илгизне 1984 елның көзендә, икенчесе Раилне 1986ның...

Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгарганга 29 ел вакыт үткән. Тик аның яралары әле бүген дә күпләрнең йөрәгендә. Бер-бер артлы ике улын армиягә озаткан һәм икесе дә Әфган сугышын узган егетләрнең әниләре хәтереннән бу еллар ничек эзсез узсын инде?!

Туймәт авылыннан Саимә Сафина олы улы Илгизне 1984 елның көзендә, икенчесе Раилне 1986ның көзендә армиягә озата. Ике туган дүрт елдан соң гына очрашкан. Илгиз туган йортына кайтып җиткәндә, Раил киткәнгә берничә көн генә узган була.

Өч ай өйрәнүләр (учебка) узгач, Илгизләрнең отрядын Әфганстанга җибәрәләр. Аларның позицияләре тау башында тора. Тау-таш арасында окоп казуларын, ничек итеп эчә торган суга тилмергәннәрен ул кайткач та ачынып искә ала. Аңа хезмәттәшләрен дә югалтырга туры килә. Үзәнлеккә суга төшкән җирдән дә кабат әйләнеп кайтмау-
чылар булган.

-Баласын армиягә озаткан ананың ниләр кичергәнен сөйләп торырга кирәкмидер, ә инде ул елларда, аның Әфганстанга эләгүен ишеткәч, йөрәк ничек түзгәндер, белмим?!. Еламаган бер генә көнем дә булмагандыр, - дип искә ала ул елларны Саимә апа. - Хатлар бик озак йөри, баламның исән-сау килеш кайтуына ышанмый да идем. Иртән торгач, көн дәвамында, кич яткач та дога укып, теләк теләп йөрдем.

Раил өйдән чыгып киткәндә үк Әфганстанга эләгәсен чамалый. Алар алты ай Сәмәркандта хәрби өйрәнүләр узалар. Яшь егетләрне сугышка ныклап әзерлиләр, әле аннан соң дүрт ай Украинада булалар. Аннан Мәскәүгә һәм, самолет та, Кабулга очалар.

-Сәмәркандта минем әнинең апалары яши иде, учебка вакытында увольнениега чыкканда аларга кунакка да баргаладым. Минем Әфганстанда хезмәт иткәнне бары алар гына белде, өйгә хатларны язганда без Сәмәркандта, дия идем, - ди Раил. - Кайтырга берничә ай калгач кына әниләр кайда хезмәт иткәнемне белделәр. Моның сәбәпчесе - авылдашым, классташым Атлас Кәримов. Ул армиягә миннән бер чакырылыш соңрак киткән һәм ул да Кабулга эләккән. Алар безнең частьне саклый иделәр. Аның белән очраклы рәвештә очраштык, аннан инде көн дә диярлек күрешә башладык. Атлас мине очратуы турында авылга язган.

Раил элемтәче булып хезмәт итә. Кабулда казармаларда торалар, 40 километрга китеп бер тәүлек дежурлык итәләр.

- Элемтәчеләрне Совет һәм әфган гаскәрләре саклады. Безнең бурыч - элемтә тәэмин итеп тору, - ди Раил. - "9ая рота" фильмын карамаган кеше юктыр, чынбарлыктан алып төшерелгән кино ул.

Якташыбыз Әфганстан халкы турында бик яхшы фикердә: "Шәһәргә чыккач алар белән еш аралаштык. Мөселман кешесе икәнлекне белгәч, өйләренә дәшеп кунак итә иделәр. Аларның телләре татарныкына охшаш, аңлашып була, тик без русча сөйләштек. Секретный гаскәрләрдә хезмәт иткәч, татарча сөйләшергә ярамый иде. Бер кибеттә татарча сөйләшкәч бер күңелсез хәл дә килеп чыкты," - ди.

Аларга фотога төшәргә, альбом ясарга ярамаган, шунлыктан аның истәлекләре аз. Качырып кына язып барган көндәлеге дә монда кайткач юкка чыга. Раилнең юбилей медальләре һәм кайбер грамоталары гына сакланган.

-Илгиз яшьли сугышка кергәне өчен файдасын да күрде. Армиядән кайтып, Түбән Камага китеп эшкә урнашкач бер бүлмәле фатир бирделәр, өйләнгәч һәм балалары тугач аны зурайттылар, кыскасы, өч фатир алды. Раилемә генә бернинди дә ташламалар юк. Мин балаларымның яраланмыйча, сау-сәламәт кайтуларына шатланып бетә алмыйм, догаларым гына саклап йөрткәндер дип уйлыйм, - ди авылның остабикәсе Саимә апа. - Бүген улым Раил һәм киленем Роза тәрбиясендә бәхетле картлык кичерәм.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Туймәт катнашкан ике бертуган бер гаиләдән сугышта Әфганстандагы авылыннан

2
X