Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Тәскирә Мөбарәкшинаны онытмыйбыз

Лашман урта мәктәбенең элеккеге бинасы каршында Тәскирә Мөбәракшина истәлегенә һәйкәл тора иде. 13 яшьлек кызның исемен Лашман мәктәбенең пионер дружинасы да йөртте. Быел аңа 65 яшь тулган булыр иде. Кем соң ул Тәскирә Мөбарәкшина? Үз вакытында В.И. Ленин исемендәге пионер оешмасының Мактау китабына кертелгән якташыбыз турында мәгълүмат бик аз. Ул...

Лашман урта мәктәбенең элеккеге бинасы каршында Тәскирә Мөбәракшина истәлегенә һәйкәл тора иде. 13 яшьлек кызның исемен Лашман мәктәбенең пионер дружинасы да йөртте. Быел аңа 65 яшь тулган булыр иде. Кем соң ул Тәскирә Мөбарәкшина?


Үз вакытында В.И. Ленин исемендәге пионер оешмасының Мактау китабына кертелгән якташыбыз турында мәгълүмат бик аз.

Ул Лашман авылында туып үсә. Яхшы укый, мәктәп тормышында актив катнаша, лидер була, отряд советы рәисе итеп сайлана.

...1960нчы елның 22 августы башка көннәрдән нык аерылып тормый. Бу көнне Тәскирә дусты Фәридә белән клубка кино карарга барырга җыеналар. Әмма аңа кадәр вакыт бар әле. Тәскирә иптәш кызы Җәмилә белән кыр аша ферма ягына чыгып китәләр.

Юл уңаендагы ауган багананы, өзелгән тимерчыбыкларны кызлар күрмичә дә калалар. Бәла аяк астында гына була - электр тогы астына эләккән Җәмилә шунда ук аңын югалта. Тәскирә, озак уйламыйча, тимерчыбыкларны үзенә тартып ала.

Җәмилә исән кала, ә Тәскирәнең гомере киселә.

Авылдашлары батыр кызны онытмыйлар. Мәктәп алдына яшь пионерның бюстын урнаштыралар, ел саен биредә чәчәкләр үстерәләр.

Берничә ел элек Лашманда яңа мәктәп ачылды. Төзелеш барганда, бюстны алып куйганнар иде. Хәзер аны үз урынына урнаштырасы бар.

Бу уңайдан без Лашман урта мәктәбе директоры Наил Нуретдиновка мөрәҗәгать иттек.

"Төзелеш барышында Тәскирә Мөбарәкшина бюстын алып куйган идек. Хәзер аның өчен яңа урын билгеләдек. Быел бюстны мәктәпнең яңа бинасы каршында урнаштырачакбыз",- диде Наил Рөстәм улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безнең якташлар