Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әтиебез офицер булды

Язмыш шулай итте, мин әтине бик начар беләм. Бүген, инде үзем дә олыгая башлагач, аны ничектер юксынып куям. Әтием - Габделхак Әфләтунов Әмирдә туган, Лашман мәктәбендә 10 класс белем алган. Сугышка алынганда аңа нибары 17 яшь була. Башта ул хәрби-авиация, аннары артиллерия училищеларында укый, сугышта взвод белән командалык итә, өлкән...

Язмыш шулай итте, мин әтине бик начар беләм. Бүген, инде үзем дә олыгая башлагач, аны ничектер юксынып куям.
Әтием - Габделхак Әфләтунов Әмирдә туган, Лашман мәктәбендә 10 класс белем алган. Сугышка алынганда аңа нибары 17 яшь була. Башта ул хәрби-авиация, аннары артиллерия училищеларында укый, сугышта взвод белән командалык итә, өлкән лейтенат дәрәҗәсе ала. Безнең авылда андыйлар, сугышта офицер буларак катнашканнар берничә генә, диләр.

Габделхак Сәлмән улы икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Мәскәү оборонасы өчен", "Кенигсбергны алган өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән. Офицер әтиебезнең Мәхмүт абыйсы гына яу кырында ятып калган.
Әниебез Хәтимә дә бик уңган, тәрбияле, авылда хөрмәтле кеше иде. Ул әүвәл укытучылык эшендә булды, дистә ел гомерен терлекчелеккә багышланды, бу өлкәдә казанышлары өчен, Әмирдә сарыкчылык фермасы район күләмендә алдынгы булды, атказанган терлекче исемен дә алды. Әни безне - өч кызын да кадерләп, җил-яңгыр тидермичә үстерде, яхшы тәрбия, белем бирде.
Бу язмам инде мәрхүм-мәрхүмә әтинең һәм әнинең рухларын шатландырсын.
Ләлә Мөхәммәтшина архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined