Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Светлана Портнова юбилеен үткәрә

Светлана Портнова инде 26 ел район почта участогында хезмәт куйган. Бүген 55 яшен тутырган якташыбыз яшьрәк вакытында тукучы да була. Баштарак телеграммалар таратса, соңгы 15 елда ул хат ташучы булып эшли, Чирмешәннең яңа микрорайоны халкына матбугат басмалары китерә. Бу якларда аны күпләр таный, белә. Әле менә соңгы көннәрдә үзен еш...

Светлана Портнова инде 26 ел район почта участогында хезмәт куйган. Бүген 55 яшен тутырган якташыбыз яшьрәк вакытында тукучы да була.

Баштарак телеграммалар таратса, соңгы 15 елда ул хат ташучы булып эшли, Чирмешәннең яңа микрорайоны халкына матбугат басмалары китерә. Бу якларда аны күпләр таный, белә. Әле менә соңгы көннәрдә үзен еш юксыналар, чөнки почта таратуда өзеклекләр ешайды. Светлана Алексеевна ялда - отпускта икән, аннары пенсиягә чыгачак. Абүнәчеләр аның урынына киләчәк хезмәткәрнең дә җаваплы, өлгер буласына өметләнә.

Светлана Портнова - үрнәк әни, беръялгызы өч бала үстергән, аларга яхшы тәрбия биргән. Өч баласы да Чирмешәндә яши.

- Әниебез - таянычыбыз, безгә назын кызганмады, ярдәменнән ташламый, үзен дә бик яратабыз, - ди кызы Анастасия.

Бу атнада Портновлар юбилей мәҗлесенә җыела. Кунаклар күп булачак - Светлана Алексеевналар - 10 бертуган! Барысы да исән-сау!

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined үткәрә юбилеен Светлана Портнова