Шүрәле яса – бүләк ал
Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Инзилә Галимова (җитәкчесе - Елена Юрина) "Сөйкемле Шүрәле" бәйгесендә икенче урынга лаек булган. Балаларның иҗат эшләренә багышланган халыкара "Сөйкемле Шүрәле" бәйгесе республикада дүртенче тапкыр үткәрелә икән. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары анда элек тә катнашып, призлы урыннар яулаганнар. Быелгы бәйгегә берничә эш тәкъдим ителсә дә, бәхет Инзилә...
Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Инзилә Галимова (җитәкчесе - Елена Юрина) "Сөйкемле Шүрәле" бәйгесендә икенче урынга лаек булган.
Балаларның иҗат эшләренә багышланган халыкара "Сөйкемле Шүрәле" бәйгесе республикада дүртенче тапкыр үткәрелә икән. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары анда элек тә катнашып, призлы урыннар яулаганнар. Быелгы бәйгегә берничә эш тәкъдим ителсә дә, бәхет Инзилә Галимовага елмайган.
- Мин конкурска тиредән Шүрәле рәсемен ясап аппликация, җибәрдем,- ди Инзилә. - 1 июнь көнне безне, финалга үтүчеләрне, Казанга чакырдылар.
"Әкият" балалар мәдәни үзәгендә иҗади эшләр буенча күргәзмә оештырдылар. Анда искиткеч матур эшләр бар иде. Гомумән, бу бәйге мин дә бары тик яхшы тәэсирләр генә калдырды. Без бик күп чараларда катнаштык, мастер-класс та үткәрделәр, "Кәҗә белән сарык" спектакле күрсәттеләр.
Инзилә бәйгедән электрон китап һәм Диплом белән кайткан.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев