Полковник якташыбыз туган якка кайтты
Ул 32 ел эчке эшләр органнарында хезмәт куйган, соңгы 10 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының республикабыздагы Балык Бистәсе районы буенча бүлекне җитәкләгән.
Наил Фоат улы Мостафин байтак еллар районыбызда да эшләде һәм менә яңадан туган якка кайтты. Полковник дәрәҗәсендәге якташыбызны лаеклы ялга бик хөрмәтләп озатканнар, күкрәгенә тагын бер дәүләт бүләге – “Фидакарь хезмәт өчен” медале такканнар. Аның моңа кадәр алынган медальләре дә дистәгә якын.
-Чирмешәндә йортыбыз бар, шунда кайтып урнаштык, туган якта яшәргә исәп, бәлки әле берәр оешмага кереп тә эшләргә җай табылыр, - диде әлегә отпусктагы Наил Мостафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев