Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Нефтьче инженер Чумачкада йорт сала

-Йортны быел өлгертергә исәп, - ди Степан Николаевич. -Төзелешкә 2019 елда керешкән идем. Моңа кадәр барын да берүзем эшләдем, түбәгә материаллар күтәргәндә генә ярдәмчеләр кирәкте.

Чумачкага ямь бирүче бу йортның түбәсе дә ябылган, эчке ягында обой ябыштырырга гына калган.

Бүген Степан бабай коридор ясау белән мәшгуль. Бруслар беркетүе. Аннары стеналарга тотынмакчы. Кирәкле материаллары бар.

Ул монда Әлмәттән килеп йөри. Ят җирдә түгел, киленнәре Әлфия Чумачканыкы. Төзелеш башлау өчен кодагыйлары киңәшен тоткан.

-Бер карасаң, Әлмәт янында аерым йортым бар да инде, әмма эшсез торырга өйрәнелмәгән, - ди 69 яшьлек ветеран. -Әле бит һаман нефтьчеләрдә хезмәт куям, бу тармакта 50 ел чамасы. Хәзер электр җиһазлары көйләү, хезмәтләндерү өчен җаваплымын. -Эшләгән акчамны материаллар алуга тотам.

Степан Николаевич төзүче бу йорт кебеге Чумачкада юк бугай әле. Ул агач бурадан, кирпечтән дә түгел, күбесенчә җылыткыч материаллар -  минераль вата, пеноплекс, гипсокартон, пычкы чүбеннән ОСВ плитә кулланып төзелә. Каркасы бруслардан җыелган.

-Кышын газ мичен сүндермәдем, - ди Аппаков. -Әллә ничә ай өчен нибары 6 мең сум чамасы акча түләдем. Әйтәм бит, өемдә бик җылы.

Өйгә газ, ут кергән, тиздән, скважина бораулатып, су да кертергә җыена хуҗа кеше. Әлегә чиста суны каршындагы чишмәдән һәм күршеләрдән ала.

Көзгә Степан Аппаков бакчасында, биредә беренче тапкыр, бәрәңге уңышы җыяр, моңа кадәр Чумачка урманнарында бал җыючы умарта кортлары ояларын ачар. Бу эшләр Әлмәттәге йортында да көтеп тора, шул ук  бакча, умарта кортлары, теплица мәшәкатьләре. Кызганыч, моннан берничә ел элек хатыны вафат булган, ә малайларының үз тормышы.

-Чумачкага килеп-китеп йөрим, арба тагыла торган машинам бар, - диде нефтьче инженер Степан Николаевич. -Чираттагы ялда булгач, соңгы көннәрдә көндез гел монда, Әлмәткә кайтып кунам гына. Эш – дәва, юаныч. Мин бит элек Казанда билгеле бай татар сәүдәгәрләре – Аппаковлар нәселеннән. Дөрес, әби-бабаларым көчләп чукындырылган, әмма бездә татарларга хас тырышлык, үҗәтлек бар. Матурлыкны, пөхтәлекне яратам. Әле менә, тиеш булмаса да, урам якта, өй каршындагы, инде күгәреп беткән газ торбаларын буяп куйдым. Өемдә төзелешне тәмамлагач, тирә-юньне дә матурлармын. Иренмәсәң, исән кешегә эш бер дә бетми.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев