Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Мөзәянә Сабирова: “Эреләнмә әле, дускай, червонец та ваклана”

Тәккәббер, үзен әлләкемгә куйган кешеләргә Мөзәянә әби шулай ди. Үткен телле, сүз өчен кесәгә керә торганнардан түгел ул. Шигырь юлларына салынган гыйбарәләре моңардан кала да күп "тракторчы Мөзәянә"нең. Аңа бүген 95 яшь тулган. Октябрь революциясеннән соң бер ел үткәч, 1918нче елда дөньяга килгән Мөзәянә - Лашман авылының Хәниф мулла кызы....

Тәккәббер, үзен әлләкемгә куйган кешеләргә Мөзәянә әби шулай ди. Үткен телле, сүз өчен кесәгә керә торганнардан түгел ул. Шигырь юлларына салынган гыйбарәләре моңардан кала да күп "тракторчы Мөзәянә"нең. Аңа бүген 95 яшь тулган.


Октябрь революциясеннән соң бер ел үткәч, 1918нче елда дөньяга килгән Мөзәянә - Лашман авылының Хәниф мулла кызы. Яшьтән ук чая, зиһенле кызны тракторчыга укыталар. Әлеге замана һөнәрен үзләштерүчеләр колхозлашу елларында, Лашман МТСыннан барып, хуҗалыкларда җир эшкәртә. Техника тирәсендәге тәүге чирканчыкны да Мөзәянә шунда ала. Ире Минсәгыйрь Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китеп, биш-алты айдан хәбәрсез югалган чорда да ул тракторда эшли. "Тимер атын" һәрвакыт төзек, чиста итеп йөртә.

- Әби әле хәзер дә техника тирәсен яхшы чамалый. Ринатның машинасы кабынмаса, "тегеләй ит, болай ит", дип өйрәткәләп тә ала әле,- дип көлә киленнәре Халисә.

Бүген Мөзәянә әби Чирмешәндә яшәүче оныгы Ринат Гарифуллиннар тәрбиясендә. Бердәнбер кызы Нәфисә күптән мәрхүмә инде. Кияве дә гүр иясе. Алай да әби ялгыз түгел.

- Аллага шөкер, карыйлар: өстем бөтен, тамагым тук. Урын-җирем чиста. Менә аякларым, кулларым гына сызлый башлады әле,- ди ул.

95 яшен тутырган Мөзәянә Сабирова күзлек кимичә генә "Татарстан яшьләре"н, "Ирек мәйданы"н, "Безнең Чирмешән"не укый. "Бүлмәмә пресса кертегез, дөньядан артта калам!"- ди икән ул, "почта" соңласа.

- Безнең әтиебез Рамазан Югары Кәминкә авыл Советында эшләгәнлектән, өебезгә килүче-китүче күп булды. Әбинең кунакларга һәрвакыт тәмле ризыгы була иде. Аш-суга оста ул безнең. Ә зиһененә ис китәрлек: бөтенесен хәтерли. Абый белән, шаяртып, аның башында компьютердыр, дип көләбез,- ди әбинең юбилеена килгән икенче оныгы Рашат.

95 яшен тутырган Мөзәянә Сабированы Россия Президенты Владимир Путин да юбилее белән котлап хат җибәргән. Әлеге тәбрикләүне һәм зур җылы юрганны әбигә Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина тапшырды.

Мөзәянә әби күпне күргән. Үткәннәрне искә алып, сәгатьләр буе үз-үзенә сөйләп тә "юана". Йөзгә бара бит.

- Нәфесегезне тыегыз, кешеләрне гаепләргә ашыкмагыз - эш үткәч үкенүдән ни файда. Хатын-кызлар, тәмле пешерә белегез! - болар Мөзәянә әбинең яшьләргә кайбер теләкләре.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined