Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Мордва Афонькәсе юбилярына бүләкләр тапшырдылар

Мордва Афонькәсе авылында яшүче Мария Егоровна Лашманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мария Егоровна Шешминка авылында туып үсә. -17 яшемнән алып пенсиягә чыкканчы туган авылымда, колхозда сыер савучы булып эшләдем. Ике тапкыр кияүгә чыктым, ирләрем икесе дә үлде, балаларыбыз булмады. 86 яшемдә Мордва Афонькәсе авылында Иван Ильич белән яши башладым,...

Мордва Афонькәсе авылында яшүче Мария Егоровна Лашманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


Мария Егоровна Шешминка авылында туып үсә.

-17 яшемнән алып пенсиягә чыкканчы туган авылымда, колхозда сыер савучы булып эшләдем. Ике тапкыр кияүгә чыктым, ирләрем икесе дә үлде, балаларыбыз булмады. 86 яшемдә Мордва Афонькәсе авылында Иван Ильич белән яши башладым, - ди юбиляр.

Социаль хезмәткәр билгеләнгән булса да, уңган-булган, энергиясе ташып торучы Мария Егоровна һәм Иван Ильич хуҗалык эшләрен үзләре башкара, тавыклары да бар, карны да үзләре чистарта. Алар бер-берсенә терәк булып гомер итәләр. Иван Ильичның балалары, оныклары да кунакка еш кайта.

Мария Егоровнаны район хакимияте вәкилләре һәм Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы да бәйрәме белән котладылар һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

фотолар cheremshan.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юбиляр Мордва Афонькәсе бүләкләр тапшырдылар