Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

“Мәктәп экопатруле” республика бәйгесенең җиңүчеләре Бәркәтәдә яшиләр

Бәркәтәдән апалы-энеле Илүзә һәм Инсаф Мотыйгуллиннар быел "Мәктәп экопатруле" республика конкурсының җиңүчеләре дип танылганнар. Бәркәтә урта мәктәбе укучыларының әлеге бәйгедә беренче тапкыр гына катнашулары түгел. Узган елларны да алар җиңүчеләр рәтендә, Казанга йомгаклау тантанасына барып, кыйммәтле бүләкләр белән кайттылар. Инсафның да бу өлкәдә тәҗрибәсе бар дип була. Ул былтыр да...

Бәркәтәдән апалы-энеле Илүзә һәм Инсаф Мотыйгуллиннар быел "Мәктәп экопатруле" республика конкурсының җиңүчеләре дип танылганнар.


Бәркәтә урта мәктәбе укучыларының әлеге бәйгедә беренче тапкыр гына катнашулары түгел. Узган елларны да алар җиңүчеләр рәтендә, Казанга йомгаклау тантанасына барып, кыйммәтле бүләкләр белән кайттылар.

Инсафның да бу өлкәдә тәҗрибәсе бар дип була. Ул былтыр да конкурста актив катнашкан, җиңү яулаган иде.

Бәйге шартлары буенча, укучылар буш вакытларында авыл территориясендәге законсыз чүплекләрне кесә телефонына төшереп, фоторәсемнәрне ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына юлларга тиешләр. Табигатьне саклау органнары исә һәр чүплек буенча тиешле чарасын күрә һәм бу хакта укучыга хәбәр итә.

Җиңүчеләрне өч: "Иң актив мәктәп", "Иң актив класс", "Иң актив укучы" номинацияләре буенча билгелиләр. Бәркәтә укучылары узган елларда һәр номинациядә дә уңышларга ирештеләр. Быел исә Мотыйгуллиннар иң актив укучылар буларак бүләкләнәчәкләр.

Сүз уңаеннан, әлеге конкурсны республиканың Экология һәм табигый байлыклар, Мәгариф һәм фән, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары белән берлектә оештыралар, җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр тапшыралар.

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешән укытучылары республика ярышларында икенче урынга чыкканнар

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17377

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined җиңүчеләре Бәркәтәдә яшиләр республика конкурсының Мәктәп экопатруле