Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Матвейчевлар гөр килде

Бөек Ватан сугышы ветераннары елдан-ел кими бара. Бүген Югары Кармалкада да әлеге канкойгыч сугышта катнашучылардан Анисим Матвейчев кына исән-сау. 1923нче елны туган Анисим Евграфовичка 26 июнь көнне 90 яшьтулды. Якташыбызны 1942нче елны фронтка алалар. Ул артиллериядә элемтәче булып хезмәт итә. Анисим Матвейчев Украина, Польша шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Германия җире...

Бөек Ватан сугышы ветераннары елдан-ел кими бара. Бүген Югары Кармалкада да әлеге канкойгыч сугышта катнашучылардан Анисим Матвейчев кына исән-сау. 1923нче елны туган Анисим Евграфовичка 26 июнь көнне 90 яшьтулды.

Якташыбызны 1942нче елны фронтка алалар. Ул артиллериядә элемтәче булып хезмәт итә. Анисим Матвейчев Украина, Польша шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Германия җире буенча да, Берлинны да үтеп, совет гаскәрләре белән бергә ул Нардхаузер шәһәренә кадәр барып җитә. Биредәге хәрби заводта немецлар "ФАУ" ракеталары җитештерә башлаган булганнар. Совет солдатлары ике айга якын заводта эшләгәннәр, җиһазларны сүткәннәр. Алар арасында Анисим Матвейчев та була.
Бөек Ватан сугышы ветераны Анисим Матвейчевка дәүләт биргән субсидиягә Чирмешәндә йорт салалар.
Райондашыбыз берничә тапкыр яралана, госпитальдә дәваланып, кире сафка баса. Солдат туган авылына 1947нче елны кайта. Кайтуга диярлек, авылдашы, күрше кызы белән гаилә кора. Анна Ивановна белән алар инде 66 ел бергә гомер кичерәләр. Дүрт бала үстергәннәр. Бүген аларның тугыз оныклары, алты оныкчыклары бар. Сугыштан соң Анисим Евграфович төрле эштә хезмәт куя: сатучы, склад мөдире була, фермада да эшли.
Зур юбилее уңаеннан, Матвейчевлар өендә мул табын әзерләгәннәр. Балалары, оныклары да кайткан. Ул кичтәМатвейчевлар йорты гөр килде.
Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Наил Зариповның котлау хатларын һәм бүләкләр тапшырдылар.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Юбилярлар