Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ленинград өлкәсендә легендар якташыбыз Әсхәт Җиһаншинны җирләгәннәр

Июнь аенда легендар якташыбыз Әсхәт Җиһаншинны җирләгәннәр. 1960 елда өч солдат иптәше белән Тын океанда баржада сусыз, ризыксыз 49 тәүлек яшәп, ачлыктан җиде пар кирза итек ашап, исән калган каһарман хакында олы буын яхшырак ишетеп белә. Аларны АКШ хәрби корабы коткарган. Заманында дөньяны шаулаткан вакыйга була бу. Нык ихтыярлы шушы...

Июнь аенда легендар якташыбыз Әсхәт Җиһаншинны җирләгәннәр. 1960 елда өч солдат иптәше белән Тын океанда баржада сусыз, ризыксыз 49 тәүлек яшәп, ачлыктан җиде пар кирза итек ашап, исән калган каһарман хакында олы буын яхшырак ишетеп белә.


Аларны АКШ хәрби корабы коткарган. Заманында дөньяны шаулаткан вакыйга була бу. Нык ихтыярлы шушы совет кешеләре хакында ул вакытта радио-телевидениелар шаулый, газеталар яза. Хөкүмәт дүрт солдатны, шул исәптән кече сержант Әсхәт Җиһаншинны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкли.

Әсхәт Җиһаншинның әтисе Рәхимҗан тумышы белән районыбызның Иске Үтәмеш авылыннан, ә әнисе Сарабикколдан булган. Алар күрше Шентала станциясенә күченгәннәр. Якташларыбызның уллары - легендар диңгезче гомеренең азагына чаклы Ленинград өлкәсенең Стрельня шәһәрендә яшәп флотта хезмәт итә. 80 яшькә җитүче Әсхәт Җиһаншинны Иске Петергоф зиратында олылап, мөселман кануннары буенча җирләгәннәр.

-Әсхәт Рәхимҗан улы 2000нче еллар башында Иске Үтәмешкә кайтып, туганы Самат Җиһаншиннарда кунак булды. Мәктәптә балалар каршында чыгыш ясаган иде. Ул кече ватанында авылдашлары белән татарча сөйләп аралашты, - диде ул вакытта Иске Үтәмеш авыл Советы рәисе булып эшләгән Әкрәм абый Исхаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Әсхәт Җиһаншин