Ленинград өлкәсендә легендар якташыбыз Әсхәт Җиһаншинны җирләгәннәр
Июнь аенда легендар якташыбыз Әсхәт Җиһаншинны җирләгәннәр. 1960 елда өч солдат иптәше белән Тын океанда баржада сусыз, ризыксыз 49 тәүлек яшәп, ачлыктан җиде пар кирза итек ашап, исән калган каһарман хакында олы буын яхшырак ишетеп белә.
Аларны АКШ хәрби корабы коткарган. Заманында дөньяны шаулаткан вакыйга була бу. Нык ихтыярлы шушы...