Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әле дә егетләр кебек

Габделхак абыйны 17 яшендә хәрби хезмәткә чакыралар. 1943 елның 10 январенда сугышка алынган якташыбыз туган авылына җиде елдан соң, 1950 елда гына кайта. III дәрәҗә Дан ордены кавалеры Габделхак Җиһаншинга инде 86 яшь. Шөкер, ул әле сау - сәламәт, "егетләр кебек" йөгереп йөри, без килгәндә дә абзардан, маллар яныннан кереп...

Габделхак абыйны 17 яшендә хәрби хезмәткә чакыралар. 1943 елның 10 январенда сугышка алынган якташыбыз туган авылына җиде елдан соң, 1950 елда гына кайта.


III дәрәҗә Дан ордены кавалеры Габделхак Җиһаншинга инде 86 яшь. Шөкер, ул әле сау - сәламәт, "егетләр кебек" йөгереп йөри, без килгәндә дә абзардан, маллар яныннан кереп килә иде.

Яшь солдатларны иң элек, өйрәтү өчен, Ерак Көнчыгышка җибәрәләр, укчылар әзерлиләр. Габделхакка элемтәче булып хезмәт итәргә дә туры килә.

-Иң беренче финнар белән сугышка кердек, - ди ветеран. 1944 елның 14 июнендә сул кулым яраланып Ленинград госпиталендә дәваландым. Аннан - янә фронтка.

Габделхак абый Ленинград, беренче һәм икенче Балтыйк буе фронтларында фашистларга каршы сугыша.

Яшь егеткә күп дусларын югалтырга туры килә. Ул мизгелләр аның йөрәк түрендә бүген дә саклана, авыр яралыларның үзәк өзгеч тавышлары әле дә колагында яңгырый сыман. Җиңү хәбәрен җиткерүчене, ул көнне дә бик ачык хәтерли Г.Җиһаншин. "Без Латвия белән Литва чигендә окопта ятабыз. Ерак түгел немецлар да күренә. Нигәдер, күктән очкан безнең самолетларга атучы юк. Бу 8нче май иде бугай, командир килеп, Җиңү турында хәбәр итте, котлады. Ул шатлыкның иге - чиге булмады", - дип хатирәләргә бирелде ветеран.

1948 елда рядовой солдатларны өйләренә җибәрә башлыйлар, ә кече сержант Г.Җиһаншин бары ялга гына рөхсәт ала, аннан соң да ике ел ил сагында тора. Сугыштан соң илне торгызуда, тәртип урнаштыруда аның да өлеше зур була.

Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән орден - медальләрен Габделхак абый кадерләп саклый. Аның "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре дә бар.

Сугыштан кайткан егет 1951 елда Рәйсә апа белән гаилә корып, биш бала үстерәләр. Кызганыч, дүрт ел элек тормыш иптәше үлеп киткән, бүген ул улы Габделхай белән гомер итә. Ут эчендә булган, үлем белән күзгә - күз очрашкан ветеран бүгенге тормышыннан канәгать, "Ил - көннәребез генә тыныч булсын", -дип яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Бөек Ватан сугышы