Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманда яшәүче ир-ат якташыбыз алмаз мозаикасы белән мавыга

Лашман авылында яшәүче Рафик Баһаветдинов инде ике ел чамасы алмаз мозаикасы ярдәмендә чигү белән мавыга. Бу чорда ул уннан күбрәк картина иҗат иткән.

“Ир-ат эше түгел бу”, - дип тә әйтүчеләр булыр. Алай дияргә ашыкмагыз. Билгеле, сау-сәламәт, ике аякта йөреп торучы кешегә эш табылып тора. Ни кызганыч, 60 яшьтән узган Рафик абый андыйлар рәтенә керми шул.

20 ел элек ул әле җир җимертеп эшләп йөри. Әүвәл туган авылы Иске Үтәмештә, аннан соң хатынының авылына – Лашманга күчәләр. Гаилә башлыгы фермада терлекчелектә хезмәт куя, ферма мөдире дә була. Тормыш иптәше Фирая белән ике бала үстерәләр. Ләкин бервакыт ир кешенең сәламәтлеге какшый, аяклары авырта башлый.

- Ике ел дәва эзләп йөрдек. Кайларда гына булмадык, нинди генә табибларга мөрәҗәгать итмәдек, хәтта багучыларга кадәр барып җиттек,- дип сөйләде Рафик абый. – Файдасы гына булмады. Төгәл диагноз да куя алмадылар. 2002дә чирләдем, 2004тә инвалид креслосына утырдым, шуннан бирле аякка басканым булмады.

Әмма сынаулар моның белән генә бетми, биш ел элек аның хатыны гүр иясе була. Бүген якташыбыз улы Радик белән гомер кичерә. Радик эштә булганда (ул ике атнага китеп эшли), Рафик абый  үзе ашарга пешерә, керләрен дә автомат машинада юып куя.

- Бернишләп тә булмый, яшәргә, тормышка җайлашырга кирәк, - дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем. – Ике елллар элек, хәтерләмим дә инде, әллә интернетта, әллә телевизордан, менә шул алмаз мозаикасын күреп алдым. Балалардан почта аша яздырып кайтартырдым. Беренчесен ясарга авыррак булды, аннан соң күнектем, җаен таптым.

Алмаз мозаикасы – өслеге җилем белән каплаган киндергә схема нигезендә пинцет ярдәмендә кечкенә генә стразалар ябыштыру. Бик вак эш икәнлеге күренеп тора. Минем түземлек җитмәс иде. Меңләгән стразаларны кул аша үткәрергә кирәк бит.

- Бу шөгыль мине тынычландыра. Эшли башласам, көннең үткәнен сизми дә калам, - ди Рафик абый. – Телефон шалтыраса да, “эшемнән өзәләр”, - дип ачуланам.

- Бер картинаны ясар өчен күпме вакыт кирәк? – дип кызыксындым.

- Төрлечә. Зурлыгына да карый, кайберләрендә төсләр күп була. Аннан соң, мин бер башласам, бу эштән аерыла алмыйм, шулкадәр мавыктыра, - ди оста. – Бер картинаны бер атна тирәсендә ясап бетерәм дә.

Иҗат җимешләрен якташыбыз, нигездә, туганнарына бүләк итә. Рафик абый чын иҗат кешесе. Ул пейзажлар белән генә чикләнми, яңа алымнар үзләштерә. Шушы көннәрдә генә тәмамлаган эшен күрсәтте, заказ буенча алмаз мозаикасы жанрында ясалган портретта бер танышымны бик тиз танып алдым.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    3

    0

    Эфэрин Рафик ! Бик матур картинкаларын , эйе син бик ныклы рухлы кеше икэнсен , язмыш сынауларына бирешмичэ узенэ эш тапкансын , унышлар сина булэккэ генэ тугел сатугада куй картинкаларынны ,эшсез аптырап йори торган ир атларга менэ дигэн урнэк син .

    2
    X