Лашманда яшәүче 95 яшьлек Мәхтүмә Ихсанова авылдашларын тәмле ризыклар белән сыйлаган
Гыйнвар аеның беренче көннәрендә Лашман авылында яшәүче Мәхтүмә әби Ихсановага 95 яшь тулды. Бүген ул кызы Әлфия һәм кияве Рәхимҗан тәрбиясендә яши. Мәхтүмә әби гомер юлы җиңелләрдән узмый, ул ачлык-ялангычлыгын да кичергән, авырлыкларны да күп күргән. Әти-әнисенең генә гомерләре бик кыска була, биш баланы ятим калдырып, аларны бер-бер артлы соңга...
Гыйнвар аеның беренче көннәрендә Лашман авылында яшәүче Мәхтүмә әби Ихсановага 95 яшь тулды. Бүген ул кызы Әлфия һәм кияве Рәхимҗан тәрбиясендә яши.
Мәхтүмә әби гомер юлы җиңелләрдән узмый, ул ачлык-ялангычлыгын да кичергән, авырлыкларны да күп күргән. Әти-әнисенең генә гомерләре бик кыска була, биш баланы ятим калдырып, аларны бер-бер артлы соңга юлга озаталар. Сабыйларны туганнары тәрбиягә ала. Сугыш вакытында Мәхтүмә әби дә кулына балта-пычкы алып ирләр эшен башкарырга мәҗбүр. Гомумән, якташыбыз эшкә батыр булган, гомере буе Лашман пекарнясында хезмәт куйган. Кызын да ялгызы гына тәрбияләп, аякка бастырган.
Элек пекарняда ипине мичкә утын ягып салганнар. Еш кына утынын да үзләренә әзерләргә туры килә. Караңгыдан барып, мичләрне ягып уздырырга, авыл халкына ипине иртән пешереп өлгерергә дә кирәк булган.
-Әни бик уңган кеше иде. Туйларга, мәҗлесләргә авылдашларга камыр ашлары: бавырсак, пироглар пешереп бирде, -ди Әлфия апа.- Элек бит татар авылларында кыяр-помидор үстерүче бик сирәк иде. Безнең әни ул яктан да булдыклы булды, тозлаган яшелчәләргә кадәр бездән сорап килделәр.
Кызганыч, гомер буе кызу мич янында тору Мәхтүмә әби өчен эзсез узмаган, күзләренә операция ясатса да, 2004нче елны ул сукырая.
Аны бер гасырга тиң гомер бәйрәме белән тәбрикләргә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина килеп, ихлас теләкләрен ирештереп, исәнлек, балалар игътибары, оныклар ихтирамы, тыныч көннәр теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев