Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашманда Наил Шәйхетдинов истәлегенә мемориаль такта куела

Лашманда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов туып үскән йортка мемориаль такта куелачак. Танылган якташыбыз 1941 елның 1 мартында туган, быел аңа 77 яшь тулган булыр иде. Ул 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла....

Лашманда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов туып үскән йортка мемориаль такта куелачак.

Танылган якташыбыз 1941 елның 1 мартында туган, быел аңа 77 яшь тулган булыр иде. Ул 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Наил Шәйхетдинов театрда 50 ел эшләү дәверендә төрле пландагы 200 дән күбрәк роль башкарган.

Мемориаль такта кую чарасында артистның туганнары һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы вәкилләре катнашуы көтелә.

-Шул ук 2 март көнне Лашман мәдәният йортында Наил Шәмсетдин улы истәлегенә багышлап, Тинчурин театры "Алтын көз" исемле спектакль күрсәтәчәк. Керү бушлай. Башлану вакыты 17 сәгатьтә. Барлык якташларыбызны театр карарга чакырабыз, - ди Наил Шәйхетдиновның хатыны Миңлегөл Шәйхетдинова.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined истәлегенә наил Шәйхетдинов мемориаль такта куела