Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман егете билбау көрәше буенча Россия чемпионатында катнашачак

Нәзир 7-8 нче классларда укыганда ук Сабан туйларында үзеннән шактый олы көрәшче абыйлары белән бил алышты. Хәтта аларның кайберләрен сыртларына да салган егет ул. Ялгышмасам, 2019 елда Нәзир Ибәтуллин Лашман авылы Сабан туенда икенче батыр калды. Өметле көрәшче - Лашман урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы белән иркенләбрәк сөйләшеп алдык әле.

-Нәзир, бүген район үзәгендә нишләп йөрисең?

-Биим, ”Йолдызлык” фестивалендә.

-Көрәшче - биюче? Ничектер килеп бетми.

-Миңа бию дә ошый. Алты пар татар биюен башкарабыз,  беренче турны уздык, бүген икенче турда чыгыш ясыйбыз.

-Мәктәптә яхшы укыйсыңмы?

-“4”ле, “5”легә.

-Көрәшче яхшы укырга тиешме?

-Әйе инде. Аннан соң кайдадыр белем алырга, һөнәр үзләштерергә дә кирәк бит.

-Көрәшче булгач, чирләмисеңдер син?

-Булгалый шул, кайвакыт тамак шешә: ангина. Башка чир  белән, әйе, авырган юк.

-Нинди фәннәрне яратасың?

- Информатиканы, физкультураны.

- Нәселегездә көрәшчеләр бармы?

-Юк.

-Имгәнүләр, кул-аяк сындырулар булдымы?

- Бер тапкыр кул чыккан иде, авыртты.

-Елаганың бармы?

-Кечкенә чакта. Әни Казанга киткән иде, озак кайтмыйча торды кебек.

-Хәзер елыйсыңмы?

- Юк.

-Көрәштә алган иң кадерле бүләгең?

-Казахстаннан  алып кайткан кубок. Анда билбау көрәше буенча халыкара турнирда катнашкан идем, үз авырлыгымда икенче урын алдым.

-Былтыр мәрхүм булган Ильяс Галимов белән таныш идеңме?

-Әйе, Әлмәттә күрешкәләдек. Якташлар дип сөйләшә идек. Данлыклы, оста көрәшче. Шундый булса да, гади иде, “йолдызланмады” ул абый.

-Көрәштә остазың кем?

-Рафик абый Гатин.

- Нинди бәйгедә җиңәсең килә?

-Иң әүвәл район Сабан туе батыры буласы иде.

-Келәмдә, көчле көндәшләр чыкса, куркып, шикләнеп каласыңмы?

-Юк.

-Нәзир, син бик җитди кеше бугай?

-Алай ук түгел инде.

- Йөргән кызың бармы?

-Бар, күрше авылдан.

-Әти-әниләрең көрәшеп йөрүеңә ничек карый?

-Берәр җиремне авырттырсам, әни кызгана, жәлли, әти көрәшүемне хуплый.

-Көненә ничә сәгать шөгыльләнәсең?

-Һәр көнне бер-ике сәгать. Күнегүләргә йөрим, өйдә дә  гер, гантельләрем бар.

-Яхшы көрәшү өчен...

-Осталыкны чарларга, физик яктан ныгырга кирәк. Тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, дим.

-Ничек тукланасың, нәрсә ашыйсың?

-Сайланып торганым юк, авылча - нәрсә бар, ә болай мин итне күп ашыйм.

-Көрәшнең нинди серләре бар?

-“Захватны” алып калу, сөлгене беренчерәк кысып өлгерү.

- Көрәшчеләр хәрәмләшәме?

-Булгалый.

-Дөрес хөкем итмәсәләр, хәтерең каламы?

-Әйе, кайда  гына, кем генә булса да, хөкем гадел булырга тиеш. Ялганлап кемнедер алга чыгарырга тырышу - ул чын спорт түгел.

-Гомумән, кешеләрдә нинди сыйфатларны яратмыйсың?

-Эгоистларны, үз файдалары турында гына уйлаучыларны.

-Синеңчә, Чирмешән нишләп зур көрәш бәйгеләрендә артык таныла алмый?

- Көрәш белән шөгыльләнүчеләр аз, көндәшлек  юк. Яшь тренерлар да күбрәк кирәк.

-Авылны яратасыңмы?

-Әйе, табигатен, халкын. Читкә ярышларга озаккарак китсәм, сагынып кайтам: Лашманның бит һавасы да бүтән.

-Тагын нинди сорау бирим?

-Белмим инде.

- Әй, оныта язганмын, кем булырга хыялланасың?

-Программист.

 -Ярый, рәхмәт, Нәзир, уңышлар телим сиңа.  

Яхшы көрәшчене әллә кайдан күреп алалар. Нәзир Ибәтуллин (элеккеке “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозы рәисе Фазыл Ибәтуллинның улы) билбау көрәше буенча апрель аенда Рязань шәһәрендә узачак Россия чемпионатында Татарстан данын ук яклаячак, аны республика командасына алганнар.Ул Татарстан чемпионатында үз авырлыгында өченче урын яулаган иде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев